• Новости

    Сабитовлар гаилэсе Яна ел белэн котлый

    Сабитовлар гаиләсе Яңа ел белән котлый!

        2022 ел безнең гаилә өчен истәлекле вакыйгаларга бай ел булды. Тормыш иптәшем, яраткан әтиебез һәм бабабыз Сабитов Рафаизның Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган әтиесе Сабитов Рафыйкның 1942 елда һәлак булып Смоленск өлкәсендә җирләнгән булуы турында безнең гаилә сөенечле хәбәр алды.

         Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз турындагы мәгълүмәтләрне эзләп, аларны авылдашларыбызга җиткереп торучы Калимуллин Рәшит Хаҗинур улына гаиләбез, авылдашларыбыз исеменнән бик зур рәхмәтләребезне җиткерәсебез илә.

         2023 ел якынлашып килә. Без барыбыз өчен дә тыныч, имин ел булсын!

         Хөрмәтле авылдашлар, укучылыр, мобилизацияләнеп Донбасста хезмәт итүчеләр! Барыгызны да ихлас күңелдән Яңа ел белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек, саулык, хезмәт итүчеләребезгә исән-сау әйләнеп кайтуыгызны, гаиләләрегезгә тынычлык, шатлык, бәхет, куанычлы хәбәрләр, эшләрегезнең бәрәкәтле булуын, якыннарыгызның җан һәм күңел җылысын тоеп яшәвегезне телибез!

         Иң изге теләкләр белән Сабитовлар гаиләсе. Бәзәкә, 2022 ел, декабрь









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться