• Новости

    Фэния Башарова Яна ел белэн котлый

    Хөрмәтле авылдашлар, сайт кунаклары!

         Яңа ел башланырга санаулы көннәр генә калып бара, тагын бер елны тарихта калдырып алга атлыйбыз. 2022 нче елда борчу-мәшәкатьләр дә, кайгы –хәсрәтләр дә җитәрлек булды.   Ләкин Яңа ел - ул үзенчәлекле  бәйрәм. Ул һәрвакыт бәхет һәм яңа уңышларга өмет бүләк итә. Без дә күңел төшенкелегенә бирелмичә, яшәү ямен югалтмыйча, өметне өзмичә  алга атлыйк.

          Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Яңа ел ил-көнгә тынычлык,  һәр йортка иминлек, муллык, куаныч-шатлыклар китерсен, эшләрегездә уңыш юлдаш булсын. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, хәерле гомер, рух ныклыгы телим. Яңа елда шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар, куанычлы мизгелләр күп булсын!

     

    Кеше булса...

    Кеше булса, эшләр эше булсын,
    Борчулары булсын, гамьнәре,
    Киләчәккә ышанычы булсын,
    Үтәр көннәренең ямьнәре. 

    Яшьлек булса, тиң сөюе булсын,
    Сагнып көтәр яры, үз пары.
    Тыелгысыз якты хыяллары,
    Шатлык бүлешергә дуслары.

    Картлык булса, үткәннәре булсын,
    Сагнып искә алыр гомере.
    Учагында торсын — оныкларга
    Ут алырга кайнар күмере.

    Кеше булса, эшләр эше булсын,
    Тормышының булсын мең яме.
    Изге хисе булсын күңелендә,
    Ә җанында һәрчак ил гаме.  

    (Илсөяр Иксанова) 

    Ихтирам белән Фәния Башарова. Бәзәкә, 2022 ел, декабрь









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться