• Новости

    Гайсин Шаймехамат- участник первой мировой войны

    Гайсин Шаймехәмәт ул вакыттагы Алабуга өязенең Салагыш волостена кергән Бәзәкә авылында 1890 елда дөньяга килә. Беренче бөтендөнья сугышында ул буйдак (не женатый) хәлдә 36-ны Себер укчы полкы составында катнаша. 1916 елның 31 январендә “возвратный тиф” белән чирләп Варшава шәһәренең 3-нче берләштерелгән госпиталендә дәвалану башлый. Аннан аны дәваланып бетерү өчен 1916 елның 22 февралендә Мәскәү губерниясенең Вознесенск шәһәрендәге ирләр гимназиясе бинасында урнашкан госпитальгә озаталалар. Терелеп беткәч Шаймехәмәт абзый тагын үз полкына әйләнеп кайтып хәрби хезмәтен дәвам итә.

    1916 елның 17 ноябрендә Шаймехәмәт абзый Румыния фронтында Черновацы (бүген Көнчыгыш Украинаның Буковина краендагы Черновцы) шәһәре янындагы каты сугышларда яраланып, Ростов госпиталенә җибәрелә. Архив документларында аның “Команда выздоравливающих”ның 1-нче ротасына күчерелүе күрсәтелгән. Шуннан ул инде тагын фронтка, үз полкына киткән булырга тиеш.

         Архив документларында Гайсин Шаймехәмәт абзый турында башка бернинди дә мәгълүмәтләр табып булмады. Бу безгә Шәймехәмәт абзый сугышта исән калып авылыбызга кайткан булырга тиеш дип өметләнергә мөмкинлек бирә.

         Түбәнрәк сезнең игътибарга Шәймехәмәт абзый яраланган сугышларны  тасфирланган “Журнал военных действий”дагы донесенияләрне китерәбез.

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться