Гайсин Шайхелахмат- участник первой мировой войны, основатель династии защитников Отечества
Гайсин Шәйхеләхмәт 1895 елда Салагыш волостена кергән Бәзәкә авылында Гәйсә белән Зөһрә гаиләсендә икенче бала булып туа. Аның Миниса исемле олы апасы була.
Беренче бөтендөнья сугышында ул 41-нче Селенгинск пехота полкы составында катнаша. 1916 елның 13 октябрендә Карпат тауларында барган сугышларда 21 яшьлек Шәйхеләхмәт абзыйның уң кулы яраланып, аны 1916 елның 28 октябрендә Кострома шәһәрендәге 25-нче берләштерелгән эвакуация госпиталенә озаталар.
“Сугыш беткәч ул туган авылына кайта. 1921 елда Шәйхеләхмәт Алабуга районы Кутор авылында (бүгенге Иске Юраш авылы янында, 1965-70 еллардан соң бу авыл юк инде) Әхмәтсагир һәм Мәрфуга гаиләсендә туып үскән 1897 елгы Хөсниҗамал исемле кыз белән тормыш кора. Бу гаиләдә 6 бала дөньяга килә. Беренче бала булып минем әни Миниямал 1923 елда дөньяга аваз сала. Аннары Әминә (1925 елгы), Мансур (1927 елгы, яшьли үлә), Нуриәхмәт (1930 елгы. 1950 елларда Украинада армия сафларында 3 ел хезмәт итә һәм шунда төпләнеп кала. Украин кызы Аллага өйләнә. Шахтада эшли. Бер кыз үстерәләр. Кызлары Лариса хәзерге вакытта Германиядә стамотолог булып эшли), Хаҗиәхмәт (1934 елгы, яшьли Үзбәкстанда үлеп кала), Мәдинә (1936 елгы).
Шәйхеләхмәт бабай авылда совет властен урнаштыруда, колхозлар төзүдә актив катнашкан булырга тиеш. Альта апа Мәхмүтованың “Бәзәкәм, туган бишегем” китабында авыл активының 1935 елгы коллектив фотосында Шәйхеләхмәт бабай да бар.
1935 ел азакларында Шәйхеләхмәт бабай, гаиләсен алып, Үзбәкстан якларына чыгып китә. Бик күп тормыш газапларын күреп, 1936 елда кире авылга кайтырга туры килә. 1937 елда бер гаепсезгә донос белән төрмәгә эләгә һәм шунда үлеп кала”,- дип искә төшерә Шәйхеләхмәт бабайның оныгы Мининур Хәмәт кызы Гайфетдинова.
Бүген Шәйхеләхмәт абзыйның Ватанны саклауның данлы традициясен аның оныкчыклары Эльмир һәм Эльвир Кашаповлар Донецкийны азат итү өчен барган сугышларда дәвам итәләр. Эльвир анда МЧС линиясе буенча командировкада булып хәрби заданиеләр үтәп кайтты. Эльмир бүген туган ягында кыска сроклы отпускада ял итә. Аның җиңү яулап, исән-имин булып, бабасы кебек авылыбызга әйләнеп кайтуын теләп калабыз.