• Новости

    Рамзия Туктаманова. Тыныч булсын илебезнен туар таны.

    Тыныч булсын илебезнең туар таңы

     

    Кемдер байый, гомер буе байлык җыя,

    Намуслы ир иле өчен канын коя.

    Читкә чыгып  китте байлар байлык саклап,

    Кыю солдат утка керде илен яклап.

     

    Унсигезе тулу белән яшь егетнең,

    Военкомат чакыртып ала үзен.:

     Әзер тор, дип, тиздән солдатка китәргә,

    Илгә булган бурычыңны үтәргә.

     

    Ә егетнең күңеле саф, уйлары да,

    Ник бармасын, ул калырга уйламый да.

    Мин әзер, ди, туган илемне сакларга,

    Кирәк икән явыз дошманнан  якларга.

     

    Тыныч кына үз җаена ага тормыш,

    Килә илгә көтмәгәндә авыр сугыш.

    Яу кырына җибәрәләр яшь солдатны,

    Тугры була үз сүзенә, бозмый антны.

     

    Сугыш бара, коела кан, тама җиргә.

    Бу мәгъшәргә чыдамас  - эрер тимер дә,

    Зур ярадан аңын җуеп егыла егет,

    Алда ни буласын  белми, бары – өмет.

     

    Бу дөньяда һичбер нәрсә мәңге түгел,

    Сугыш тәмам, килә илгә Бөек Җиңү,

    Атлый солдат кыю башын горур тотып,

    Яраларның әрнүләрен эчкә йотып.

     

    Сиздерми ул, эчендәге уй-хисләрен,

    Саный солдат ятып калган иптәшләрен.

    Бишме, унмы, йөзме... Тагын ничә икән?!

    Күпме дусты һаләк булды, ничәү исән?

     

    Бу дөньяга сугыш өчен тумый бала,

    Бәхетле булсын, дип тели һәрбер ана,

    Тыныч булсын илебезнең туар таңы,

    Бөтен дөньяга таралсын солдат даны!

     

    Рәмзия Туктаманова (Гайнуллина), 2023 ел, февраль

    (Язманы компьютерда  Ф.Башарова җыйды)









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться