• Новости

    Жыр яши кунелдэ

    Җыр яши күңелдә

     

         Бәзәкә авылы китапханәсендә “Хәят” аралашу түгәрәге үзенең эшен дәвам итә. Чираттагы чара, 2023 елның кыш айларында юбилейлары булган асыл затларыбыз Әльфия Авзалова. Илдар Юзеев, Фәнис Яруллин, Галина Казанцева  иҗатына багышланды һәм хәятлеләр игътибарына   “Җыр яши күңелдә” дигән әдәби-музыкаль кичә тәкъдим ителде. 

         “Балачактан ук җыр җырлап үскән, җыр сөйгән, җырны юлдашы гына түгел, яшәү рәвеше иткән, җырны туган халкының тормышы, өмет-хыяллары, тарихы, кайгы-шатлыклары көзгесе дип караган дистәләрчә халык рухына якын җырлар тууга сәбәпче булган”. Бөек шагыйрьнең бу сүзләре нәкъ менә халкыбызның шушы талантлы шәхесләренә туры килә дә инде.

         Китапханәче  катнашучыларны юбилярларның тормыш юлы, иҗатлары, вакытлы матбугат һәм интернет материалларына таянып  замандашлары алар турында язган истәлекләре белән таныштырды. Шагыйрьләр И.Юзеев, Ф.Яруллин китапларын,  җырчы Ә.Авзалова турындагы әдәбиятны тәкъдим итте. Китапханәче   шулай ук 7 февральдә туган көнен билгеләп үткән яраткан шагыйрәбез  И.Иксанова турында мәгълүмат бирде, аның  “хатын-кыз гаме, гаилә, мәхәббәт турында фәлсәфи уйланулар, күңел кичерешләрен тәшкил иткән”  шигырь җыентыкларын тәкъдим итте.

         Һәм, әлбәттә, бу кичәдә гомер буе күңелдә яшәгән җырлар яңгырады. Катнашучылар Әлфия апага кушылып “Ак чәчәкләр”, И.Юзеев сүзләренә язылган “Мәтрүшкәләр”, Г.Казанцева белән “Соңлама”, Ф.Яруллинның “Кадерен белгәннәргә”, И.Иксанованың “Карлы яңгыр” җырларын җырладылар,  талантлы шәхесләрнең иҗатына соклануларын белдерделәр.  









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться