Галиуллин Димехәмәт Алабуга уездының Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында 1891 елда туа. Беренче бөтендөнья сугышына киткәнче ул инде өйләнгән була. Фронтка кайчан алынуы турында мәгълүмәтләр табып булмады архивларда. Бары тик 27-нче Витебск пехота полкы рядовое Галиуллин Димехәмәтнең 1917 елның 31 январендә фронтта Австрия фронтында “ранение левого предплечья” алып, 1917 елның 22 февралендә Мәскәү госпиталеннән күчерелеп Казандагы 17-нче госпитальгә урнаштырылуы турында архивта документ табылды.
Архивларда Галиуллин Димехәмәт абзыйга кагылышлы документлар табылмады. Фронтта барган революцион хәлләрне искә алып, бәлки ул госпитальдән соң авылыбызга кайткандыр дип уйлыйбыз.