Шушы көннәрдә авылыбызның хөрмәткә лаеклы кешесе Ибатуллина Шаргыя апа үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Хөрмәтле Шаргыя апа! Сезне чын күңелебездән юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, имин гомер насыйп булсын. Без сезне киң күңелле, ачык йөзле, гадел, туры сүзле, көчле рухлы булуыгыз өчен хөрмәт итәбез.
Изге теләкләр белән “Мои Бизяки” сайты администрациясе