Юбилеегыз белән, Гөлфирә Хаматовна!
Бүген педагогик хезмәт ветераны, авылыбызның абруйлы кешесе, ике ил сакчысының әнисе Гөлфирә Хәмәт кызы Кашапованың тормыш бәйрәме - олы юбилее!
Аны барлык авылдашлар, сайт укучылары исеменнән юбилее белән котлыйбыз!
Исән-имин булып, гел яхшы хәбәрләр генә алып, тормышка шатланып һәм бәхеткә төренеп, якты йөзеңнән гел нур сибеп, яңа уңышларга ирешеп, туганнарын, дусларын, укучыларын сөендереп озак гомер итүен телибез!