• Новости

    Фания эби белэн Ахматгали бабайны бэйрэмнэр белэн котлыйбыз

    Фәния әби һәм Әхмәтгали бабайны бәйрәмнәр белән котлыйбыз!

     

         Бәзәкә авылында туып шунда үскән хәзерге көндә Красноярск краеның Железногорск шәһәрендә яшәүче Латыпова (Каримова) Фәния әбине чын күңелдән якынлашып килгән 8 март белән тәбрик итәбез. Фәния әбинең 47 ел бергә гомер иткән тормош иптәшенә, безнең әтинең абыйсы Латыпов Әхмәтгали Әхәт улына 1-нче марта 85 яшь тула. Әхмәтгали бабай, туган көнөң белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз! Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми озын гомер итеп, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай сезгә, Әхмәтгали бабай һәм Фәния әби. Ныклы озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез.

     

    Гөрләп яшә, картаюны белмә,
    Куанып яшә һәр көнгә.
    Күңелең синең һәрчак шулай,
    Ачык булсын һәркемгә.
    Без телибез ак бәхетләр,
    Туасы һәр көнеңә.
    Зур сәләтең, эш сөюең,
    Гадилегең сүнмәсен.
    Әйбәтлегең, игелегең,
    Гомергә сүрелмәсен.

     

     

    Иң яхшы теләкләр белән барлык туганнарыгыз исеменнән, Рима Сарварова










    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться