Бабамның кәрҗиннәре
Урамда - буран, өйдә – рәхәтлек:
Мич буенда бабам кәрҗин үрә.
Радиосы моңлы бер җыр көйли -
Бу хәтирә төшкә бик еш керә.
Яшьли ятимлекне күргән егет,
Бер эштән дә куркып үсмәде.
Тракторчы булды, терлекче дә,
Балта, чалгы кулыннан төшмәде.
Ә көзләрен кәрҗин үрер өчен,
Су буеннан тал чыбыклар җыйды.
Бәрәңге савыты, каз оясы,
Барысын да коеп кына куйды.
Кеше китә - эзе кала диләр,
Эшләренең кала әҗерләре.
Бабам төсе булып тора хәзер-
Талчыбыктан үргән кәрҗиннәре
Резедә Шәмсуллина, 2023 ел, февраль