• Новости

    Рэжэб, Шэгъбан, Рамазан

    Рәҗәб, Шәгъбан, Рамазан

    Изге айлар узып бара,
    Рәҗәб, Шәгъбан, Рамазан.
    Күңел җепләрен тетрәтсен,
    Ишетелгән һәр Азан.
    Рәҗәб ае - Раббым ае,
    Аның бар изге төне.
    Пәйгамбәрнең күккә ашып,
    Раббымның әйткән сүзе.
    Пәйгамбәрнең өммәтенә,
    Фарыз- биш вакыт намаз.
    Беренче булып соралыр,
    Кем ничек бирер җавап.
    Шәгъбан, Расүлебез ае,
    Салаватлар күп әйтик.
    Пәйгамбәрнең шәфәгатен,
    Өмет итеп без көтик.
    Бәраәт кичен, төннәрен,
    Үткәрик без догада.
    Сәламәт гомерләр бир, дип,
    Сорыйм ятып сәҗдәгә.
    “Рамазан-өммәтем ае”,-
    Дип әйткән Расүлебез.
    Фарыз уразалар тотыйк,
    Хәләл булсын ризыгыбыз.
    Соңгы ун көн Рамазанның,
    Иң саваплы көннәре.
    Так саннарда уяу булыйк,
    Килер Кадер кичәсе.
    Коръән Кәрим иңдерелде,
    Шушы изге кичәдә.
    “Мең айдан да хәерлерәк”,
    Булыйк һәрчак догада.

    Мехаматнур Нәҗметдинов, 2023 ел, 26 февраль

    муза









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться