• Новости

    Фарида Тухватуллина: Ганиев Габденур гаилэсе.

    Фәридә Тухватуллинаның Ганиев Габденур гаиләсе турындагы истәлекләре

         Сайтта Ганиев Габденур Муллахмәт улы турында чыккан материалларга аның бертуган сеңлесе Факия апаның кызы Фәридә Тухватуллина үзенең истәлекләрен өстәде. Фәридә әнисе ягыннан да, мәрхүм ире Камил Тухватуллин ягыннан да Бәзәкә белән туганлашкан кеше- ул безнең авылдаш була инде!

         Минем әнием Ганиева Факия Муллахмәт кызы 1915 елның 4 сентябрендә Бондюг районының Бәзәкә авылында туа.

         Әтисе Муллахмәт, әнисе Мафтуха исемле. Алар крестьян булганнар. Әти-әнисе бик иртә үлгәч, әнием кечкенәдән үк ятим калган. Әнинең Бәзәкәдә ерак туганнары Разия апа һәм Галиәхмәт абый Тухватуллиннар була. Мин аларның кайсы яктан туган икәннәрен белмим. Алар инде күптән бакыйлыкка киттеләр, кызганчка каршы. Без әни белән Бәзәкәгә кайткач Азиннар гаиләсенә бара идек. Рәхимә апаны әни түтәй дия иде- аларның кайсы яктан туган яки якын икәннәрен, мин әнидән ныклап сорамадым, кызганычка каршы (Бәзәкәдә әниләре ягыннан туган булган апаларны шулай түтәй дип әйтәләр-димәк, Габденур абый һәм Факия апаның әнисе Мафтуха апа һәм Рәхимә апа белән бертуганнар булырга тиеш. Фәния Латыйпова).

         Әни әтигә кияүгә чыкканчы беренче ире Рафиков Фарсидан Луиза (1941 ел, 22 август) исемле кызы була. Сапер батальоны командиры Рафиков Фарси Бөек Ватан сугышында 1945 елның 25 февралендә Һәлак була.

         Әни 1947 елда әтиебез Нургали гаиләсенә килен булып төшә. Әти Фазлиахметов Нургали 1918 елның 18 декабрендә Морт авылында ишле гаиләдә туа. Аның 5 абыйсы. 1 сеңлесе була. Әни белән әтинең гаиләсендә олы кызы Люция (1948 ел), улы Наил (1950 ел) һәм мин- кызы Фәридә (1955 ел) дөньяга киләбез.

         Әти сугышка кадәр Донбасста шахтер булып эшләп, шуннан сугышка китә. Әти сугыш инвалиды, 1942 елда яраланып госпитальдән соң комиссовать ителеп үз авылына кайта. Аны әнисе Зөлхәбирә, сеңлесе Бибиәсмә һәм абыйсының кызы Мәгфия каршы алалар авылда. Әти авылга кайткач Морт сельпосында йөк ташучы булып эшләгән.

         Сугыш елларында әни Мортта учетчица булып та, редакцияда да эшли. Аннан соң бухгалтер булып балалар бакчасында, амбулаториядә эшләде.

         Әти-әнинең барлык балалары да тормышта үзләренең урыннарын таптылыр. Луиза апабыз Алабугада стройкада ташчы булып эшләде. Люция апам Ижевск шәһәрендә металлургия заводында отдел охранада хезмәт куйды. Наил абый финанс институтын тәмамлап үзенең һөнәре буенча пенсиягә хәтле хезмәт итте. Мин Алабугада пенсиягә чыкканчы маляр булып эшләдем.

         Бүгенге көндә Луиза апаның балалары Алабугада туып шунда ук эшлиләр: Илшат, 1964 елгы- ташчы, Артур, 1966 елгы- шофер, Эдуард, 1972 елгы-художник, Лилия, 1977 елгы- повар.

         Люция апаның кызы Ирина (1980 ел) Ижевскида туды, бухгалтер булып эшләде, хәзерге вакытта С.Петербург шәһәрендә яшәп банкта эшли. Оныгы Милана (2015ел) 1 сыйныфта укый. Улы Марат (1985 ел) Ижевск шәһәрендә туып, шунда ук металлургия заводында эшли.

         Минем улым Руслан (1976 ел) Алабугада төзелештә эшли. Кызым Резеда (1982 ел) Мәскәү өлкәсенең Хотьково шәһәрендә тора, тегүче булып эшли. Улым Рөстәм  (1987 ел) Алабугада ЕлАЗ заводында сварщик булып эшләде, хәзерге вакытта 27 сентябрьдән бирле мобилизацияләнеп СВОда катнаша. Русланның кызы Алина (1999 ел) хәзерге вакытта ире һәм улы Даниил (3 яшь) белән Америкада яшиләр. Кызы Эвелина (2003 ел) колледж бетереп Алабугада эшли. Кызы Ралина (2013 ел) хәзерге вакытта Алабугада 3 сыйныфта укый.

         Резеданың кызы Света (2002 ел) Алабуга культура колледжында вокал бүлеген бетереп, бүген Казан культура институтында 1 курста укый. Улы Саша (2005 ел) Сергеев Посад шәһәрендә колледжда деревообработчик һөнәре ала.

         Рөстәмнең улы Артем (2013 ел) Алабугада 3 сыйныфта укый.

         Габденур абый белән Зәйтүнә апаның ике кызлары- Римма (1933 ел) Бәзәкәдә, Эмма (1940 ел) Тәтештә туганнар. Сугыш алдыннан 1940-41 елларда алар әтиләре хезмәт иткән Украинада торалар. Сугыш башлангач Зәйтүнә апа кызлары белән туган якларына Краснобор (бүген Әгерҗе) районына кайталар. Сугыштан соң алар Ижевск шәһәренә күчеп киткәннәр һәм шунда эшләгәннәр. Зәйтүнә апа шунда бакыйлыкка китә һәм җирләнә. Эмма апа 1995 елда Ижевск шәһәрендә вафат була.

         Без Габденур абыйның сугыштагы язмышы, аның батырлыклары турында “Мои Бизяки” сайтыннан укыганчы берни дә белми идек. Бик зур рәхмәт бәзәкәлеләргә аның турында шундый тулы мәгълүмәтләр табып безне таныштырганга!

    Искәрмә:

         Без әле Ижевскида яшәүче Габденур абыйның кызы Римма апаның, аның оныкларының һәм оныкчыкларының да истәлекләрен укырбыз дигән өметтә калабыз! Бәлки Бәзәкәдә яшәүче Азин Нуриәхмәт абыйның балалары да кушылып Габденур абый һәм Зәйтүнә апа белән булган туганлык җепләрен ачыкларлар?

         Габденур абыйның нәсел тамырларын эзләп табуга юнәлеш биргән авылдашларыбыз Фәния Бәшәровага, Фәния апа Латыйповага (Кәримова, Железногорск), Зәйнак абый Әһлиевка, Суфия Тухватуллинага, бу эчтәлекле язманы әзерләгән Фәридә Тухватуллинага зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!

    Не вернувшиеся с войны

    Награжденные боевыми наградами









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться