• Новости

    Галлямов Нигматзян- участник первой мировой войны

    Галлямов Нигматзян - участник первой мировой войны

         Авылдашыбыз Гәлләмов Нигъмәтҗан (1970 елларда гаиләсе белән Бәзәкәдән Менделеевск шәһәренә күчеп киткән Гәлләмов Хаҗиның (Кәләмәй) әтисе) беренче бөтендөнья сугышында 26-нчы Себер укчы полкы составында катнаша. 1917 елның 27 маенда Румыния фронтында цинга белән авырып, 1917 елның 13 июнендә аны Саратов шәһәрендәге 4-нче лазаретка салалар. Аңа бу вакытта ничә яшь икәнлеге дә, кайчан хәрби хезмәткә чакырылган булуы турында билгеле түгел- архивта башка документлар табып булмады.

         Дәвалангач Нигмәтҗан абзый инде фронтка кире кайтмаган булырга тиеш, чөнки аларның полкы 1917 елның 19 маенда резервтан фронтка барырга баш тарта (бу турыда түбәндә китерелгән 26-нчы  Себер укчы полкының кыска тарихында әйтелгән). Лазареттан соң Нигмәтҗан абзый авылга кайткан булырга тиеш.

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться