• Новости

    Гараев Шайхсолтан- участник первой мировой войны

    Гараев Шайхсултан-участник первой мировой войны

         Гәрәев Шәйхсолтан Алабуга өязенең Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында 1889 елда дөньяга килә. Беренче бөтендөнья сугышында ул, әле 27 яшьлек өйләнмәгән егет, 14-нче Фин укчы полк составында катнаша. 1916 елның 13 июнендә Стрыпа елгасы (бүген Тернополь өлкәсе, Көнбатыш Украина) янындагы сугышларда сул кулының 2-нче бармагы яраланып, башта 4-нче Фин укчы дивизиянең лазаретына озатыла. Аннан ул 1916 елның 24 июнендә Мәскәүдәге “7-нче сводный эвакуационный госпитальгә” күчерелә. Озак та үтми, 1916 елның 9 июлендә Шәйхсолтан абзыйны Мәскәүдән Пензадагы госпитальгә җибәрәләр. Шуннан соң аны терелеп беткәч 1916 елның 12 августында “Скопинская (Рязань өлкәсе) команда выздоравливающих”ка күчерәләр. Бу командадан инде солдатларны яңадан фронтка озаталар.

         Архивларда Шәйхсолтан абзый турында башка документлар табылмады. Бу безгә ул сугыштан соң исән-сау калып авылыбызга кайткандыр дигән өмет бирә.

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться