• Новости

    Ачык дэрес

    Ачык дәрес
       

      Бәзәкә авылы китапханәсендә өлкәннәр өчен эшләп килүче “Хәят” аралашу түгәрәгендә чираттагы чара Педагог һәм остаз елына багышлап үткәрелде. “Ачык дәрес” дип аталган кичәгә хәятлеләр Бәзәкә урта мәктәбендә үзләренә белем биргән ветеран-укытучылар З.Әһлиев, Г.Гобәйдуллина, Р.Мөхетдинова, М.Низаметдинованы чакырдылар.
    Әзерләнгән чарада татар теле, рус әдәбияты, математика һәм җыр буенча ачык дәресләр үткәрелде. Дәрескә тел фәннәре буенча биремнәр һәм өй эшләре Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы булуын истә тотып халкыбызның буыннан буынга күчеп килгән мәдәни мирасы - мәкальләр, әйтемнәр, әкиятләр буенча әзерләнгән иде. Ә математика дәресенә арифметик биремнәр мәктәп балалары өчен бастырылган китаплардан алынды. Җыр дәресендә бергәләп балачак һәм мәктәп еллары турындагы җырлар җырланды
         Дәресләр файдалы һәм күңелле үтте. Укучылар дәрескә әзерлекле килгәннәр. Ә җаваплар дөрес булмаганда укытучылар кагыйдәләрне искә төшереп хаталарны төзәттеләр, биремнәрне үтәргә ярдәм иттеләр. “2”ле алучылар булмады.
         Кичәдә хөрмәтле укытучыларыбыз үзләренең бу һөнәрне сайлауга этәргеч булган вакыйгалар, хезмәт еллары, укучылары белән килеп чыккан кызыклы хәлләр турында сөйләделәр. 20-гасыр укытучыларына багышлап китапханә тарафыннан әзерләнгән "Укытучы - киләчәккә күпер салучы" дигән видеоязманы карау аларның күңелләрен кузгатты.
         Хәятлеләр укытучыларга рәхмәт белдереп шигырьләр укыдылар, ә Р.Туктаманова үзе язган "Укытучыма" шигырен сөйләп күрсәтте.

     Җанлы, файдалы һәм кызыклы аралашу сәгатьләре бүләк иткән хөрмәтле укытучыларга зур рәхмәт. Аларга саулык-сәламәтлек, хәерле гомер телибез. Җан тынычлыгы белән якыннарының җылы мөнәсәбәтен тоеп яшәргә язсын киләчәктә дә. Һәм алдагы елларда авыл китапханәсендә яңа очрашулар насыйп булсын.

                                                                             Фәния Бәшәрова

     

     

    УКЫТУЧЫМА

    Җиде яшьтә мәктәп капкасыннан

    Тәү мәртәбә атлап кердек без.

    Беренче кат шунда бик мөлаем

    Укытучым, сине күрдек без.

     

    Әлифбадан башлап өйрәттең син

    Белем ишекләрен ачарга.

    Белем генә түгел, күңел ишекләрен

    Ача алдың һәрбер балада.

     

    Зур сабырлык, түземлегең белән,

    Мәхәббәтең салып йөрәккә,

    Дәрес белән бергә тормыш нигезләрен

    Өйрәттең син безгә мәктәптә.

    Гади эшче булдыкмы без, депутатмы,

    Беркем түгел синең яныңда.

    Дәрәҗәдә патша булалсак та

    Укучы без синең каршыңда.

     

    Укытучым! Хезмәтеңне зурлап,

    Чын йөрәктән башны иябез.

    Ана белән тигез зур хөрмәткә лаек,

    Бары укытучы диябез.

     

    Рәмзия Туктаманова

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться