• Новости

    Гарифуллин Латыйп- бомбардир гренадерской артиллерийской бригады

    Гарифуллин Латыйп- бомбардир гренадерской артиллерийской бригады

         Гарифуллин Латыйп Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында туа. Беренче бөтендөнья сугышында ул 3-нче Гренадер артиллерия бригадасынада бомбардир булып хезмәт итә. Латыйп абзый ниндидер сыйфатлары белән башкалардан аерылып торган, күрәсең. Беренчедән, ул гренадер частенә эләгә. Тарихи белешмә: “Гренадеры как отборные военнослужащие сформированы в русской армии при Петре Великом в гвардейских и армейских пехотных полках в виде отдельных рот и в виде гренадерских частей. Икенчедән, ул гади солдат булып түгел, ә кече командир- бомбардир (орудие командиры) булып хезмәт итә (истор. Бомбардир-чин в артиллерии, соответствовавший ефрейтору в пехоте, а также имеющее такой чин лицо). Артиллериядә командир яисә наводчик итеп бары тик белемле, бигрәк тә математиканы һәм рус телен яхшы белгән кешеләрне генә куя торган булалар. Шуны да искәртеп үтик: беренче бөтендөнья сугышында катнашкан бүгенгә билгеле булган 120 дән артык бәзәкәлеләр арасында хәзергә 4 кенә ефрейторны таба алдык- бу аз сан татарларның рус телен начар белүе аркасында да булырга мөмкин (командаларны һәм приказларны русча бирергә кирәк бит!).

         1917 елның 22 июнендә Латыйп абзый Тернополь шәһәре янына (Көнбатыш Украина) авырып госпитальгә озатыла. Аннан 1917 елның 24 сентябрендә бомбардир Гарифуллин Латыйп “Рыбинская (бүген Ярославль өлкәсе) команда выздоравливающих”ка күчерелә. Бу вакыт инде революция чоры һәм сугыш азагы булуны искә алып, Латыйп абзый авылыбызга кайту бәхетенә ирешкәндер дип уйлыйбыз.

         Бәлки бу язмада авылдашларыбыз һәм якташларыбыз үзләренең ерак туганын таныгындыр һәм аның алдагы язмышы турында сайт укучылырына сөйләр?

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться