• Новости

    Минем шэхэрем

    Минем шәһәрем

     

    Железногорск,

    Исем китә синең матурлыкка!

    Сокланып туя алмыйм үзеңә,

    Авылдашларым хезмәт иткән чакта

    Булышканнар сине төзергә.

     

    Железногорск, синдә яшәп,

    Бар авырлыкларга чыныктым.

    Йөкләтелгән эшне төгәл үтәп,

    Гадел булырга мин тырыштым.

    Кышлар үтеп, җәйләр җитү белән

    Урамнарың гөлгә күмелә,

    Күлеңдә дә кояш нуры уйный

    Шатлык тула безнең күңелгә.

     

    Железногоскием минем,
    Яшьлегемне синдә үткәрдем.

    Көмешле суларыңны эчеп,

    Рухымны да синдә үстердем.

     

    Матур шәһәрдә яшәгәч,

    Дуслык, татулык бик кирәк.

    Бер подъездда да гына бит

    Берничә төрле милләт.

     

    Ә шулай да миңа үпкәләмә,

    Бәзәкәмне бик нык сагынам.

    Синең дә мин урман-күлләреңне

    Халкыңны да бик нык яратам.

     

    Көн дә урамда йөрибез,

    Үткән гомерләрне искә алып.

    Ходай тазалыкны бирсен,

    Бәхетле безнең картлык.

     

    Железногорск, без синдә,

    Яшәдек тормыштан ямь табып.

    Бәхетле, шат, таза булып,

    Дәвам итсен хәзер яшь буын.

               Амин!

     

    Фәния Латыйпова (Каримова)

    Красноярский крае, Железногорск шәһәре

    февраль, 2023 ел.









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться