• Новости

    Гатауллин Габдрахман- участник первой мировой войны

    Гатауллин Габдрахман- участник первой мировой войны

         Гатауллин Габдрахман Алабуга өязенең Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында туа. Беренче бөтендөнья сугышында ул 13-нче Белозерск пехота полкы составында катнаша. Аларның полкы данлыклы “Брусиловский прорыв”ында катнаша. Украинадагы Тернополь шәһәре тирәсендә барган бу каты сугышларның өченче көнендә Габдрахман абзый 1916 елның 24 маенда уң кулы яраланып, 1916 елның 28 маенда Елисаветград (Украинаның Кировоград өлкәсендә) шәһәрендәге госпитальгә урнаштырыла. Архивларда аның алдагы язмышы турында документлар табып булмады. Госпитальдән соң, сугышның иң кызган елларында, әле Габдрахман абзый үзенең полкына әйләнеп кайткандыр, бәлки. Сугышлар беткәч авылыбызга кайта алдымы икән ул?

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться