• Новости

    Гатауллин Гиззатулла пропал без вести на первой мировой войне

    Гатауллин Гиззатулла-участник первой мировой войны

         Гатауллин Гиззатулла Алабуга өязенең Салагыш волостена кергән Бәзәкә авылында туа. Беренче бөтендөнья сугышын ул 188-нче Карс пехота полкы составында каршылый. Сугыштагы беренче бәрелешләрдә үк 1914 елның 17-18 декабрендә Лопушно авылы янында (Украинаның Львов өлкәсе яисә Польшаның Келецк повяты) ул хәбәрсез югала. Гатауллин фамилияле кешеләрне пленга төшкәннәр арасыннан эзләү бернинди дә нәтиҗә бирмәде. Кызганычка каршы, Гатауллин Гиззатулла бу бәрелештә һәлак булып, дошман территорияседә калгандыр, ахрысы. Шулай итеп авылдашыбыз яшьли генә сугыш кырларында ятып кала.

         Бәзәкә авылы мәчете аксакаллары ел саен Җиңү бәйрәме алдыннан илебезне саклауда катнашкан барлык солдатларны (алар 900 дән артык!) исемнәрен атап догалар укыйлар. Рәхмәт аларга бу изге эшләре өчен!

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться