• Новости

    Гафаров Яппар (Ягфар)- рядовой 3-го Европейского стрелкового полка Императорской армии

    Гафаров Яппар (Ягофар)-рядовой 3-го Европейского стрелкового полка Императорской армии

         Алабуга өязенең Салагыш волостена караган Бәзәкә авылында туган Гафаров Яппәр (Ягъфәр) беренче бөтендөнья сугышында 3-нче Европа укчы полкы рядовое булып катнаша. Архивларда табылган бердәнбер документта аның 1916 елның 19 ноябрендә яраланып күчмә госпитальгә урнаштырылуы турында язылган. Бу вакытта ул хезмәт иткән полка Румыния фронтында сугышлар алып бара. Шуннан чыгып, Яппәр (Ягъфәр) абзый да шул тирәләдә яраланган булырга тиеш дип фараз итәбез.

         Архивларда Гафаров Яппәрнең (Ягъфәр) хәбәрсез югалуы, һәлак булуы, пленга төшүе турында документлар табылмады. 3-нче укчы полкны 1918 елның январендә 4-нче Польша укчы дивизиясе составына күчерәләр. Шулай Гафаров Я. Польша гаскәрләре составына күчкән булырга мөмкин. Ул чагында Россия архивларында аның турында бернинди дә документ була алмый. Сугыш беткәч ул Польшада калганмы, авылга кайтканмы икән? Бәлки аның алдагы язмышы турында бу язманы укыган оныклары язырлар?

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться