• Новости

    Гиззатуллин Минегарай- участник первой мировой войны

    Гиззатуллин Минегарай-участник первой мировой войны

    Гиззатуллин Минегәрәй 1884 елда Алабуга уездындагы Бәзәкә авылында дөньяга килә. Үсеп җиткәч өйләнә, балалары туа. Беренче бөтендөнья сугышында ул 31-нче яшендә 94-нче Енисей пехота полкы составында катнаша. 1915 елның 27 июлендә сул кулы яралана һәм 24-нче пехота дивизиясенең лазаретына озатыла. Лазареттан аны Мәскәүдәге Садово-Кудринск урамында 4-нче хатын-кызлар гимназиясе бинасында урнашкан 1650-нче госпитальгә күчерәләр.

    Минегәрәй абзый хезмәт иткән хәрби часть 1915 елда “Польский мешок” дип аталган сугышларда катнаша. Шул сугышлар барышында ул беренче тапкыр яралана.

    Беренче яраланудан соң Гиззатуллин Минегәрәй 309-нчы Овруч пехота полкына җибәрелә. 1916 елның 23 июнендә ул икенче тапкыр тагын сул кулына яраланып, 27 июньдә 57-нче тыл эвакуация пунктының “врачебно-наблюдательный отделына” урнаштырыла.

         Шуннан соң архивларда Минегәрәй абзый турында документлар табып булмады: үлгәннәр, пленга төшкәннәр, хәбәрсез югалганнар исемлекләрендә дә ул юк. Бу факт Минегәрәй абзый сугыштан соң исән клып авылыбызга кайткан булырга тиеш дигән өмет бирә.

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться