• Новости

    Поздравляем маленьких победителей.

    Нәни җиңүчеләрне котлыйбыз. 

    Шушы көннәрдә Менделеев шәһәре балалар китапханәсе мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен оештырган «Смейтесь сами, посмейтесь с нами» фотоконкурсына нәтиҗәләр  ясалды һәм С. Гассар исемендәге мәдәният сараенда җиңүчеләрне  бүләкләү булды.

    Конкурска барлыгы 140 эш кабул ителгән.  Бәзәкә авылы  «Ләйсән» балалар бакчасыннан әлеге конкурста 5 бала катнашты, һәм «Учение – это тяжелый труд» дип исемләнгән фотографияләре белән бертуган Азалия һәм Ясминә Зиганшиналар 2-урынны яуладылар. Нәни авылдашларыбызны һәм тәрбияче Л.М. Гилязованы  җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар, тагын да зуррак җиңүләргә ирешүләрен  теләп калабыз.

     

     Ф.Башарова (апрель 2023)

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться