• Новости

    Марсель Гыймазетдинов истэлегенэ

    21 апрель көнне авылдашыбыз шагыйрь Марсель Гыймазетдиновны соңгы юлга озаттуга 30 ел булды.

                                                            "Мин яшәр идем кыска гомер

                                                            Мәңгелеккә калсам кешедә"

     

    Ачык йөзле, тәмле сүзле, тирән фикерле, көчле рухлы, ташып торган энергияле, туган якның гүзәллегенә мәдхия язучы якташыбыз Марсель абыйга 1993 елның 19 апрелендә кинәт кенә инсульт була һәм ул безнең арадан бакылыкка күчә.

    Туган якның моңлы җырчысы, күпкырлы сәләт иясе, тиз арада бөтен Татарстанга танылуга ирешкән авылдашыбыз Марсель Гыймазетдинов менә инде 30 ел безнең хәтеребездә саклана.

    Марсель Гыймазетдинов – җир кешесе, җир улы иде. Ул көнозын басу-кырларда, колхозчылары янында булды, һәр карыш җир, һәр бөртек башак язмышы өчен тир түгеп, тузанга батып, армый-талмый эшләде. Артта сөйрәлүче колхоз-совхозларны, бушап баручы авылларны аякка бастру, авыл халкына кешечә яшәү өчен мөмкинлекләр булдыру өчен  җан атты.

    Йөрәк түреннән шытып чыккан шигырьләрен, басу-кырларын күзләп йөргән арада, тиз генә куен  дәфтәренә язып куя торган булган ул. Басулар киңлеге, иртәңге кояш нуры, саф җилләр исүе кушылып язылган шигырь юллары үзләре җырлап, моң булып ак кагәзь битенә ятып барган. Шулай итеп йөзләгән җыр туган шагыйрь сүзләренә.

    Саргаямын сагышлардан,
    Сәгать саен сагынам.
    Сиңа сәлам илтергә дип,
    Аккош канат кагына.

    Сандугачлар өзеп сайрый
    Минем сагышларымны.
    Барсыннар әле яныңа,
    Борма аккошларымны.

    Аккошлар сүзсез аңлаша,
    Их, син дә аңла, иркәм,
    Аккошлар тәрәзә кагар —
    Ач тәрәзәңне иртән.

    Әйтергә генә кыймыйсың,
    Син дә сөясең, беләм.
    Сөюеңне язып җибәр.
    Аккош канаты белән.

    Шагыйрьне соңгы юлга озатырга йөзләгән кешеләр: авылдашлар, райондашлар, мәктәп укучылары, күрше Алабуга, Әгерҗе, Чаллы, Түбән Кама, Казаннан вәкилләр килде. Халык ташкыны урамнарга сыймады. Авыр, бик авыр иде ул минутларда... Исән чагында яратып, тырышып, тир түгеп иген иккән туган туфрагы кадерле, газиз улын мәңгелеккә үз куенына алды.

     

    Ә бит әле аңа 50 яшь тә тулмаган иде. Аның әле яшисе дә яшисе, туган җирендә ипи-ипекәй үстерәсе, өстәлләребезгә мул сый-ризыклар җитештерәсе, җанга якын шигырь-җырларын иҗат итәсе бар иде. Ләкин язмыш-тәкъдир барысын да үзенчә хәл итте.

    Шагыйрь вафатыннан соң да аның шигъри юлларына яңадан-яңа көйләр языла, матур җырлар туа. Алар радио һәм телевидениедә даими яңгырыйлар һәм безнең күңелләрне якты, җылы хисләр белән иркәлиләр, назлыйлар.

    Кешеләргә биреп бетерәсе яратуы һәм туган җиренә карата җан җылысы бөркелеп торган шигырь-җырларын югалтмыйча, кадер-хөрмәттә саклыйсы иде. Авылыбызның бүгенге һәм киләчәк буыннары өчен.

    Марсель Гыймазетдинов вафатыннан соң, төбәгебез шагыйрьләре, “Ядкаръ”челәр, дуслары шагыйрьгә багышлап бик күп шигырьләр иҗат иттеләр.

    Фәйзелхак Хөснетдинов

    Җыры калды

    Мәктәп елларында яратып укыткан укучым,
    шагыйрь Марсель Гыймазетдиновның
    якты истәлегенә.

    Күтәрелеп күккә балкытты ул
    Авыл офыкларын ялгызы.
    Көтмәгәндә кинәт юкка чыкты
    Авылыбызның якты йолдызы.

    Йолдыз атыла да юкка чыга,
    Якты эз калдырып һавада.
    Шагыйрь юкка чыкса, җыры кала,
    Мәңге ядкарь булып дөньда.

    Илгиз Абдуллин

    Шагыйрь истәлегенә.

    Син ашкындың һаман,
    Әй, ашкындың,                                             
    Офыкларга карап алдың да,
    Ә кичләрен сүнмәс йолдыз булдың,           
    Үзең генә уйга калдың да.                                     

    Җырлар яздың якты көнгә атап, 
    Яшәү ямен җирдә мактадың.
    Болыннарың, урманнарың буйлап,
    Иген кырларына атладың.

    Син вакытны якасыннан тотып,
    Бер мизгелдә очтың ук булып.
    Әллә инде галәмне дә кочтың,
    Бер мизгелдә җирдә юк булып.

    Кайгыларым туфрагыңа тамар
    Үләндәге зәңгәр чык булып.

    Рәйсә Авзалова.

    Аккошларың кайтыр язлар җиткәч...

    Явыз үлем алып китте сине
    Якты көннән, безнең арадан.
    Аккошларың кайтыр язлар җиткәч,
    Син кайтмассың инде яңадан.

    Менә дигән ир уртасы кеше,
    Матур-матур җырлар яздың син.
    Иҗат көчең ташып торган чакта
    Дөньялардан нигә киттең син?

    Табигатьне артык яратканга
    Җылысыннан мәхрүм булдыңмы?
    Күпме җырланмаган җырың калды,
    Күпме язылмаган шигырең?

    Син тырыштың беткән авылларны
    Яңартырга, кабат төзергә.
    Тынып калган авыл урамнарын
    Тальян моңы белән бизәргә.

    Син үлсәң дә җыр-моңнарың калды,
    Яшәр алар гомер-гомергә.
    Язын кайтыр тургай моңы булып,
    Ә җәйләрдә башак шавында.

     

    Фәния Шакирова

    Балкыр өчен җирдә хаклысың.

    Безнең арабыздан вакытсыз киткән  иҗат дустым,
    авылдашым Марсель Гыймазетдинов гаиләсенең,
    туганнарының авыр кайгысын уртакалашам. 
    Аңа багышланган шигыремне  җибәрәм.

    Авылыбызның бер улын югалттык,
    Бик вакытсыз китте арадан.
    Шигърияттә йөзек кашы иде,
    Кайталмасың инде яңадан.

    Бу дөньяда вакытсыз китүдән
    Янды, көйде бик күп йөрәкләр.
    Кабереңдә тыныч йокла, дускай,
    Бездән сиңа изге теләкләр.

    Иҗатыңда саф йөрәгең белән
    Саф мәхәббәт, яшәү, дәрт бирдең.
    Хезмәтендә бар көчеңне куеп,
    Халкың өчен икмәк үстердең.

    Киттең, ләкин исемең, даның калды,
    Син бу җирдә мәңге балкырсың.
    Хезмәт иттең сөйгән халкың өчен-
    Балкыр өчен җирдә хаклысың.

     

    Роберт Набиуллин

    Яшьлегемә сәяхәт.

    Бу шигырем яшьлегемне сагыну һәм дустым Марсель Гыймазетдинов авылыбыз Тойгуҗада эшләгән вакытта бергәләп басу-кырлар, урман-таулар, чишмә буйларында йөргән хатирәләр турында. Ул табигать кочагында үзенең шигырьләрен илһамланып укый, мине дә иҗатка рухландыра, язарга өнди иде.

     

    Иркен сулап йөрдек туган якта,
    Сандугач моң сузды таңнарда.
    Урман-кырлар,шаулап аккан сулар,
    Нинди рәхәт туган якларда.

    Атлыйм алга, туктый алмыйм ялга.
    Эх, авылым, тып-тын зәңгәр кичләрең.
    Истән чыкмый дустым белән бергә
    Салкын чишмә суы эчкәннәр.

    “Ышна” тау ягыннан кояш чыга
    Киң җиһанга сибеп нурларын.
    “Төбәк” урманы, имәнле тауларны
    Сәламлиләр шигъри юлларым.

    “Корбан ай” ягында жылы кояш,
    “Чыршылы бүләгем”- саф һава.
    Иңләп-буйлап без йөргән җирләрдә
    Күңелләргә табам мең дәва.

    “Нарат борыны”ның җир җиләге,
    “Ачы” әрәмәсе, баланы!
    Кая китеп кайларга барсам да
    Сездәй татлы җирләр табаммы?

    Шул җирләрдә калган бала чаклар,
    Яланаяк үткән эзләрем.
    Йөреп туя алмыйм туган җирләремдә,
    Туган якны күреп туймый күзләрем.

     

    Фазыл Шәех.

    Син яшәрсең әле җырларыңда.

    Вакытсыз вафат булган шагыйрь дустым
    Марсель Гыймазетдинов истәлегенә.

     

    Апрель җиле, әй, елады үксеп,
    Дустым, синең кабер өстендә...
    Сибелдең син сагыш моңы булып,
    Күкләреңнән егылып төштең дә.

    Шул мизгелдә җаннар тетрәп куйды,
    Сызылып алды күңел кыллары.
    Тургай күтәрелде сине эзләп,
    Моңы белән иңләп кырларны.

    Омтылган да идең чын йөрөктән
    Дөньяның бар йөген кочарга.
    Мәдхияләр яздың туган җиргә,
    Туган яктан китмәс кошларга.

    Ярсый иде синең кайнар йөрәк
    Мескен хәлен күреп татарның.
    Борчый иде сине яллары да
    Чабышларга барган атларның.

    Якты язга оча аккошларың.
    Сагышларын алып сөюнең.
    Ник соң безне кайгыларга салып,
    Иртә килде сиңа бу үлем?!

    Апрель җиле әй елады үксеп,
    Дустым, синең кабер өстендә...
    Син яшәрсең әле җырларыңда,
    Сөю тулы назлар төсендә.

     

    “СИҢА ДИЕП МОҢЛЫ БЕР ҖЫР ЯЗДЫМ,

    СӘЙЛӘННӘРДӘЙ ТЕЗЕП ХИСЕМНӘН...”

    Наил Тимербаев

    Марсель абый бәете.

    Туп-туры карадың да, ник моңсу күренәсең,
    Әйт, матурым, серләреңне,ник шулай тилмерәсең.
    Әй, матурым, китәмен мин, инде ялгыз каласың,
    Миңа туры карагандай, кемгә туры карарсың

    Син, Ходаем, үзең алдың карлыгачның баласын,
    Ялгыз ташлап китәм инде балаларым анасын.
    Шигырь яздың, тиз китәрмен, дип, киттең мәңгегә,
    Тиз киттең дә сүндереп лә йөрәгемне гомергә. 

    Бакчабызга орлык чәчтем – чәчкәләрем үрләми,
    Без корган мәхәббәт уты сүнми дә ул, сүрелми.
    Киштәләрдә китапларың, төшләремә кермисең,
    Мине ташлап киттең, ник өй түрендә күренмисең. 

    Бар да яхшы булыр диеп, сакламадың үзеңне,
    Ял да итми китеп бардың, тыңламадың сүземне.
    Илле яшем тула – шатлыклар да, китә кайгылар,
    Калганнары инде артта калды – усал язмышлар.

    Еллар үтәр, кайгы үтәр, шундый авыр булса да,
    Сезгә хәер-дога юллыйм, күз яшьләрем тамса да.

    Сагынам...

    Сагынам…
    Коңгырт кара күзле
    Уйчан бер әдипне сагынам,
    Эзлим аны туган якларыннан,
    Киң арыш, бодай кырларыннан,
    Хуш чәчәкле болын – тугайлардан.

    Сагынам...
    Уйчан сүзле әдип
    Һәр агачның телен белә иде.
    Һәр кешегә кушылып көлә иде.
    Пәһлевандай олуг җанлы иде,
    Истә генә булып калды инде.

    Сагынам...
    Коңгырт кара күзле
    Хисчән бер әдипне сагынам.
    Еллар аша аны эзләп барам,
    Шигырьләрең безнең телләрдә.
    Ә җырларың күңелләрдә һаман.

    Сагынам..

     

    Гайшә Сәгъдиева

    Һаман безнең белән.

    Исән булып йөрисеңдер кебек
    Син бүген дә безнең арада.
    Ләкин юк бит, шуңа әрни йөрәк,
    Очрату юк сине кайда да.

    Шигъри моңың туар һәр иртәдә
    Сискәндереп көн дә уята.
    Үлемеңнең шундый кинәтлеге
    Әрнеткечле хисләр уята.

    Кыска булган, ай-һай синең гомерең
    Мәңге дәвам итәр бу җирдә,
    Изгелекле, йомшак саф күңелең
    Тояр төсле аны үзе дә.

    “Яхшылыкны җирдә ятмый!” – диләр,
    Шуңамы соң изге булдың син.
    Көләч йөзле, шаян, туры сүзле
    Шәхес булып истә калдың син.

    Һаман безнең белән яшәү өчен
    Күпме эшләр җирдә калдырдың.
    Йөрәк җылың белән кышларда да
    Язгы тамчыларны тамдырдың.

     

    Һәр язда әйләнеп кайтырсың.

    Язларны өзелеп яраттың,
    Язлардан алмадың күзеңне.
    Шуңамы ашкынды күңелең,
    Язларда сизенеп үлемеңне?

    Игенченең эш башы, өмете
    Һәр елны тоташкан язларга,
    Табигать яшәрә, яңара,
    Бар ямен бирә ул аңарга.

    “Язның бер көне ел туйдыра”, - дип
    Уңган игенчеләр эшне башкара.
    Җирне, игенчене хөрмәт итеп
    Үрнәк булып калдың башкага.

    Язларда әйләнеп кайтырсың,
    Син һаман яшисең яз белән.
    Язгы моң хисендә йөзгәнгә
    Һәр язда кайтырсың, дип беләм.

      

    Николай Климов,

    Шагыйрьнең  вафатына.

    Язмыштан узмыш юклыкның
    Шаһиты ич бу “җиңеш”.
    Гыйльфанович вафат, диләр,
    Инде Марсель “юк”, имеш. 

    Юк, шагыйрь Марсель Гыймазны
    Юк итү ансат булмас...
    Кылган изге гамәлләрен
    Һичкайчан онытып булмас.

    Ул җитәкләгән “Ядкарь»дә
    Карт булсам да яшь идем.
    Хак: гүренә туфрак сипкәндә,
    Яшем түгеп баш идем. 

    “Ядкарь”не ядкарь итәргә
    Сикәлтәләр кичте ул.
    Аяныч: барыбызны “ятим” итеп,
    Мәңгелеккә күчте ул.

     

    “Гомер җырда калсын”. Рәмзия Мөхетдинова китабыннан









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться