• Новости

    Гильманов Камалетдин-участник первой мировой войны

    Гильманов Камалетдин-участник первой мировой войны

         Гильманов Камалетдин 1884 елда Алабуга өязенең Бәзәкә авылында туа. Авылда чагында үзенең гаиләсен кора. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач ул солдатка алына һәм 27-нче Себер укчы полкына хәрби хезмәткә җибәрелә. Шунда хезмәт иткәндә яралангач аны 1917 елның 16 маенда Алабуга шәһәрендә урнашкан хәрби госпитальдә урнаштырыла. Шул ук госпитальдән Камалетдин абзыйны 1917 елның 29 маенда “Уволен в отпуск на 2 месяца” формулировкасы белән туган авылы Бәзәкәгә дәваланып бетерү өчен кайтарып җибәрәләр.

         Шуннан соң Камалетдин абзый фронтка кире кайтамагандыр дип фараз итәбез. Чөнки революция дулкыны инде ул хезмәт иткән полкка да килеп җитә, ә аннан соң Россия сугыштан чыга. Бу турыда 27-нче Себер укчы полкының “Журнал военных действий”да язылган, түбәндә аннан кыска гына язма китерербез.

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться