• Новости

    Бэйрэм белэн барыгызны да!

    Бәйрәм белән барыгызны да!

         Авылдашларым, үзем кебек сугыш чоры балалары! Котлыйм сезне иң кадерле, иң зур Җиңү көне- 9 Май бәйрәме белән! Телимен барыгызга да тазалык, илләргә тынычлык, кайгысыз көннәр! 

    Без сугыш чоры балалары,
    Бетмәде сугыш чоры яралары.
    Ачлыктан, ялангачлыктан арыгач,
    Читләргә озатты балаларын аналары.

    Исемә төшә гөлҗимеш җыйган җирләрем,
    Сагындыра печән җыйган җирләрем.
    Мин киткәндә елап калды әнкәем,
    Карап үстергән газиз әнкәем. 

    Без утырдык, поезд инде кузгала,
    Сагынырсың, китәм бит инде, әнкәем.
    Әй бу юньсез сугыш дигәннәре,
    Бигрәк тә рәхимсез булган икән.

    Әтәй сугышка киткәндә бала идем,
    Бәхет эзләп чыгып киттем яшь чагым.
    Бала чакка кайтып күрәсе иде,
    Әткәемнең көләч йөзле яшь чагын.

    Әнкәем иртә таңнан торыр иде,
    Керләр юып элә иде коймага.
    Исән булсаң, сөйләмәгән серләремне,
    Сөйләр идем сыенып мин куеныңа.

    Хәзер дә бит икенче ел сугыш бара,
    Сабырлык бир аналарга, балаларга.
    Күпме бала безнең кебек ятим кала,
    Ходаем җиңеллек бир калганнрга. 

         Тиз көннәрдә бу юньсез сугыш бетеп, ир-егетләребез исән-сау, таза булып җиңеп кайтсыннар да, шул көннәрне дә бәйрәм итәргә насыйп булсын дигән теләктә калам!

        Фәния Латыйпова (Кәримова), Железногорск шәһәре, 2023 ел, май









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться