• Новости

    Без геройлар токымыннан

    Без геройлар токымыннан

    Хәтер... Бары тик кешеләргә генә хас изге хис. Ул безнең аңда мәңге яши. Яшәп кенә калмый, ә яңадан-яңа буын кешеләрен  батырлыкларга өнди, хәзерге гамәлләрне элекке каһарманлыкларга тиңләргә чакыра.

    Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм канкойгыч 1418 көне һәм төне кешелек хәтереннән мәңге чыкмас. Бу көрәштә илебезнең миллионлаган намуслы, батыр ул-кызлары җирдә тынычлык һәм бәхет өчен гомерләрен бирделәр, шуның аркылы алар үлемсезлеккә атлады. Аларның батырлыклары бүген дә яши һәм мәңге яшәячәк.
    4 май көнне Бәзәкә китапханәсе һәм мәдәният йорты тарафыннан әзерләнгән,  "Без геройлар токымыннан" дип аталган батырлык сәгате нәкъ менә Бөек Ватан сугышында  батырлыклар күрсәтеп Ватаныбыз бүләкләренә лаек булган якташларыбызга багышланды һәм “Минем Бәзәкәм – “Мои Бизяки” сайты материалларына нигезләнеп үткәрелде. Сайт  Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызның исемнәрен, батырлыкларын ачыклау буенча зур эш алып бара. Бүгенге көнгә Бәзәкәдән Бөек Ватан сугышында катнашкан 800гә якын кеше турында мәгълүмат тупланып аларның исемнәре  сайтта урнаштырылган. Шулай ук  Бәзәкәдән 95 сугышчының Ватанның сугышчан бүләкләренә лаек булуы билгеле.
    2021 елда мәдәният йортының кече залында “Геройлар аллеясы” ачылды – анда сугышчан бүләкләргә ия авылдашларыбызның фотолары куелган. Һәр елны Җиңү бәйрәме алдыннан яңа табылган батыр авылдашларыбызның фотолары шул галереяга өстәлеп бара. Быел да бу галерея 3 фотога баеды - Муллахмәт улы  Габденур Ганиев , Сәләхетдин улы  Риза Исхаков, Миннехуҗа улы Гыйльметдин Хуҗин. Шулай ук галереяны районыбызда бердәнбер - Югославиянең 3 дәрәҗә “Партизан йолдызы” ордены кавалеры Гильфанов Муллаянның яңа фотосы тулыландырды. Чарада катнашучылар алар күрсәткән батырлыклар белән танышты, якыннары һәм хөрмәтле авылдашларыбыз фотоларны галереяга урнаштырды.

    Шушы ук галереяга беренче бөтендөнья сугышында катнашып 4-нче дәрәҗә Георгий медале (За храбрость)белән бүләкләнгән Нуруллин Әхмәдишаның да фотосы куелды . Әхмәдиша абый Бәзәкә авылыннан ике Георгий кавалерының берсе - 21 яшьлек (1915 елда) чагында бүләкләнгән.
    Китапханәче Ф. Башарова шулай ук "Сугышчан Кызыл Байрак“ (орден "Боевого Красного Знамени") ордены белән бүләкләнгән авылдашларыбыз - Закир улы  Нәкиб Гимранов, Биктимер улы  Муллаян Гыйльфанов, Авзалетдин улы Сөләйман Гыйльфанетдинов; 4 сугышчан орден һәм медальләр кавалеры булган авылдашларыбыз - Баһаутдин улы Касыйм Баһаутдинов, Шәехмәрдән улы Сәләхетдин Насыйров, Шакирҗан улы  Галимҗан Мөхәмәтҗанов күрсәткән батырлыклар турында сөйләде. Патриотик чарада ветераннарның балалары һәм якыннары да катнашуы аның эчтәлеген тирәнәйтте. Мәүлидә апа Нәҗметдинова, Кәүсәр абый Баһаутдинов әтиләре турындагы җылы  хатирәләре белән уртаклаштылар. Закирова Әкълимә апа туганы Муллаян Гильфановларның гаиләсе турында искә алды. Баһаутдинов Кәүсәр абыйның 78 ел буена кадерләп саклаган,  әтисе Касыйм Баһаутдинов бүләкләнгән орден-медальләр, Рәхмәт хатлары кичәдә катнашучыларда зур кызыксыну уятты.  Бәзәкә авылы Ветераннар советы рәисе Р.Мөхетдинова үзенең чыгышында СВО га тукталды, бердәм һәм сабыр булырга чакырды. Бәзәкә мәктәбе укучысы С. Климова соңгы фронтовик турында укыган шигырь, мәдәният йорты директоры Р.Дождикова башкарган җыр батырлык сәгатен тагын да патриотик хисләр белән тулыландырды.

    Ф.Башарова

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться