• Новости

    Рамзия Туктаманова. Туган тел

    Туган тел

    Бу дөньяда бик күп телләр бар,

    Немец, француз, испан, яһуд теле.

    Алар миңа берсе кирәк түгел,

    Үз телем бар минем- татар теле.

     

    Аллаһ миңа аны бүләк иткән,

    Шул тел белән яшим бу җирдә.

    Бер көн килеп бакыйлыкка күчсәм,

    Җавап бирермен үз телемдә.

     

    Туган телем минем ничә гасыр инде,

    Сине кимсетергә телиләр.

    Тик булмады-данлап җырладылар,

    Татар телен Тукай, Җәлилләр.

     

    Көчле рухлы минем татар телем,

    Язгы чирәм кебек яшәреп.

    Таптауларга, изүләргә бирешмичә,

    Калкып чыга тагын яңарып.

     

    Ата-бабам теле-туган телем,

    Яшә дөнья беткәнчегә кадәрле.

    Сөйләшәбез горур телебездә,

    Бу тел безгә бик тә кадерле.

     

    Үзең бирдең, Раббым, тел һәм гакыл,

    Исән чакта синнән сорыйм мин.

    Туган телдә зекер әйтер өчен,

    Гакылларны, зинһар, алма син.

     

    Рәмзия Туктаманова. 26.04.2023 ел









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться