• Новости

    Гильфанетдинов Мехаметдин/Минахмат-участник первой мировой войны

    Гильфанетдинов Мехаметдин/Минахмат Садыкович-участник первой мировой войны

         Гильфанетдинов Мехамәтдин/Минәхмәт (документларда ачык язылмаган) Садыйк улы 1897 елда Алабуга өязе Салагыш волостенда Бәзәкә авылында туа. Беренче бөтендөнья сугышына ул 18 яшь тулып үткәч алына һәм 69-нчы Рязань пехота полкына җибәрелә. Бу полк Польшадагы Люблин шәһәрендә сугышны каршылый һәм соңга таба да шул тирәләрдәге сугышларда катнаша. Әйтергә кирәк, бу якларда иң көчле сугышлар була. Бу турыда язманың азагында тарихи белешмәләрдә таныша аласыз.

         1916 елның 12 апрелендә Гильфанетдинов М. “сыпной тиф” белән авырып башта Савелов тиф госпиталенә, аннан соң Мәскәү шәһәрендәге Ходынск “заразный госпиталенә” озатыла. Архивларда Гильфанетдинов Мехамәтдин/Минәхмәт Садыйк улы турында аның яралануы, чирләүе, үлүе, хәбәрсез югалуы, пленга төшүе һ.б. документлар табылмады. Димәк, ул сугыштан исән калып авылыбызга яисә башка берәр җиргә кайткан булуы мөмкин.

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться