Рәхмәт Сезгә, Миңлефлүр хәзрәт!
Без әле күптән түгел Турай авылында туган күренекле якташыбыз, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Рауза Хади кызы Макашева белән таныштырган идек. Әмма ул чагында Рауза ханымның фотосын таба алмадык. Турай авылы мәчете имам-хатыйбы Миңлефлүр хәзрәт Минеханов Рауза Хади кызы Макашева турындагы китапны табып, безгә аның фотосын да җибәрде. Без бүген сайт укучыларыбыз игътибарына бу фотоны тәгъдим итәбез.
Рзхмәт Сезгә киң күңелегез һәм туган якка тирән мәхәббәтегез өчен, Миңлефлүр хәзрәт!
наши соседи