• Новости

    Фэния Латыйпова. Рэхмэткэ лаеклы авылдашларым

    Фәния Латыйпова. Рәхмәткә лаеклы авылдашларым

          Хөрмәтле авылдашларым,  минем бүген  сугыш елларында һәм сугыштан соңгы авыр елларда авылыбызның халкы өчен танылган абый-апалар, әби-бабайлар турында язасым килә. Хәзерге вакытта үзләре генә түгел, хәтта балалары бакыйлыкта булсалар да, оныклары,  оныкларының балалары исән-саулар, бәлки белми дә торганнардыр. Укыгач аңларлар безнең өчен кемнәр иде алар, гомергә оныта алмыйбыз.

         Безнең авылда арт урамда кечкенә генә гәүдәле ябык кына Габдрахман бабай бар иде. (Садриев Рафиснурның бабасы). Ирләрне толып, тун, сырган чалбар, сырган фуфайка белән тәэмин итеп торды. Шундый авыр киемнәрне ничек тегә алган ул дип исем китә. Чөнки толыпны җилләтергә 2 кеше алып чыга торган идек. Урыны оҗмахта булсын.

         Тау башында Шафигуллина Магъшия апа бар иде, хатын-кызларга пальто,  бишмәк, пиджак, костюмнар; шулай ук ирләргә чалбар-костюмнар текте. Шул чаклы килешеп тора иде аның теккән киемнәре. Сөйләшкәндә елмаеп кына сөйләшә торган иде, хәзер дә күз алдында тора.

         Авылыбызда ике итек басучыны беләм, Ибатуллин Ситдик бабай һәм Сибгатуллин Нури абый. Дөрес, ул вакытта без итек бастырмадык, мөмкинлек юк иде. Авыл ирләре чабата белән киез оек кияләр, Ситдик бабай белән Нури абый тәэмин итеп торды. Рәхмәт аларга. Бу эшнең шулчаклы авыр икәнен мин үсә төшкәч аңладым. Без дә Кәкә бабайдан бер кара сарык алдык, әнәй чиратлап итек бастыра башлады. Бу вакытта авылга аталы-уллы Кукмара районыннан киләләр иде. Алар  арт урамда Хәсәнов Ситдик бабайларда тордылар. Ике яклы зур өйнең бер ягында итек бастылар. 1 кием итеккә бер бәләкәй чана утын илтәбез, 2 тапкыр ашаталар иде. Шул вакытта мин күрдем, белдем, нинди пычрак, сасы, авыр эш башкарганнарын аларның.

    Ак итекләрне манар өчен  бик зур казанда су кайный, түшәмдә борчак-борчак тамчылар, алар тамып торалар, басучылар күлмәксез манма суда. Аларның итекләре шундый матур, ыспай, уңайлы булганга  икенче ел өчен чиратта калалар иде киткәндә.

    Сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларда сүсне эрләп киндер суктырып ыштан-күлмәк белән әнәйләрне кем соң тәэмин итеп торды, мең рәхмәткә лаеклы? Күрше Бәшәрова Газдәттәй (Фоатның анасы)! Аның шундый зур станогы бар иде, кечкенә генә бүлмәнең яртысын алып торды, ә бит алар өчәү иде. Зур ягында Ворошилов колхозы конторасы булды. Кияүгә чыгарга кызларга тастымал, салфетка, ашъяулыкларны шул кадәр нәфис итеп тукый торган иде. Нинди четерекле эш, шуңа күрә ул бик иртә сукырайды. Оҗмахның түрендә бул, Газдәттәй, хәер-дога кылам сиңа.

    Сугыштан соң авыр елларда, тормышны алып бару өчен хатын-кызлар тагын бер кәсеп тапты. Куян асрап аның мамыгыннан шәл бәйләп,  Бондюг базарында сатып азмы-күпме акча эшләделәр.

         Безнең дә бар иде бер куян. Аның мамыгы үскәнен, әтәйне сугыштан көткән кебек көткәнбездер инде. Мамыгы үскәч, Хәдичә апа ике колагыннан тотып шәрә тиресе калганчы йолкый иде, ничек куян түзгән, ничек апа түзгән?! Куян бит авыр иде, җитмәсә, колагыннан тоткач озыная да. Ә инде җибәргәч мич астыннан чыкмады. Ул мамыкны үзен генә эрләп булмый, бермә-бер кара бәрән йоны белән теттерергә кирәк була. Бу эшне Гатиятуллин Шәех абый башкарды. Апа әйтә иде, гитара кылы кебек тимер чыбыктан станок эшләнгән, мунчада тетә дип. Өйдә ул мамыкка чыдап булмас иде.

    Бөтен авылыбызда берәү иде ул. Халыкка бик яхшы булды. Шәл бәйләп сатып түләү түләделәр, азмы-күпме кием-салым, ашау-эчү алдылар, шулай ук без дә. Мин бик иртә өйрәндем шәл бәйләргә, апага булышырга.  Рәхмәт, апам, урының оҗмахта булсын, шулай ук Шәех бабайның да урыны оҗмахта булсын.

         Ул вакытта машиналар юк, һәрбер ишегалдында ат арбасы, ат чанасы , шулай ук тормышта иң кирәклесе бәләкәй арба (уфалла арбасы) һәм бәләкәй чаналар иде. Хатын-кызлар сыер җигеп колхозда эшләде.

         Арбага тәгәрмәчләр, чанага табаннар , дуга, камыт , тәртә,  боларны кем эшләде, кемгә сорап бардылар соң? Калимуллин Гиләчтин абыйга инде! Ул белмәгән  берәр эш булдымы икән?! Шуңа күрә “балта остасы Гиләчтин” иде аның исеме.Тәрәзә рамнары, тәрәзә тупсалары, наличниклар, ишек борысы, ишек ясау  аның эше иде.

         Су ташырга иң матур көянтәне ул ясый торган иде. Шундый матур итеп балалар арбасы ясый иде, апалар шул арбага балаларын салып эшкә йөрделәр.

         Шунсы кызганыч, андый матур арбаларны музейга куймаганнар. Якты йөзле, ягымлы, беркемне кире какмаган, оста итеп эшләп рәхмәт алган Гиләчтин абыйга бездән хәер-дога булсын.

         Ул вакытларда танылган оста кешеләр күп булгандыр, мин берничәсе турында гына яздым. Бәлки, укучылар, сез язарсыз үзегез белгәннәрне, мин шат булырмын.

         Мин 3 яшьлек вакытымнан белә башлаган ак халатлы шәфкать ияләре турында да язасым килә. Гафу итегез. без бит исемнәрне генә белдек ул чакта. Әтәй сугышка киткәндә әнәй 3 кызы белән 1 айлык авырлы булып калган. 1942 елның12 мартында  әнәй бәбәй табарга авырган. Мин акушер Граня апаны әшәке сүзләр белән , әнәйне үтерәсез бит, дип куганымны яхшы хәтерлим. Разия апа мине юатып күтәреп йөрде. Әтәй белән әнәй озак көткән уллары  Шарифҗан дөньяга килде. Бары тик әтәй генә туганын белмәде. 1942 елның 3 декабренда батырларча һәлак булып без 4 бала ятим калдык.

         Шарифҗан тугач озак та үтмәде, әнәй чуен белән аш күтәреп килгәңдә аягы таеп китеп Фәйрүзә апа белән миңа 1 чуен аш түгелде. Апаның пешмәгән җире аз калды. Иң беренче ярдәмгә сары чәчле, ак тәнле Нина апа килде. Апа чыбылдык эчендә ятты, Нина апа көн дә килеп карады. 5 яки 6 айдан соң апа аякка басса да, күрәсең, яңа төзәлеп килгән кып-кызыл тәннәр туңгангадыр, кызу җәй көнендә әнәй аягына итекләр, өстенә пиджак кидертеп тышкы өй алдына чыгарып утырта иде аны. Нина апа  Бондюгка китте.

         Әнәй колхозда дуңгызларга бәрәңге пешерде. Утынга барырга һәр көнне бер кешегә чиратлап ат бирделәр. Шарифҗанга 13 яшь иде, икәү утынга киттеләр. Якын булгандыр күрәсең,  ике тапкыр барырга уйлаган. Әнәй, улым син кайтып торма, мин бик тиз генә төшәрмен дип калдырып кайткан энемне. Өс-башы юка, көн салкын булгандыр, бик нык туңган. Икенче көнне тән температурасы 39-40 ка кадәр күтәрелде.  Яшь кенә фельдшер Саша килде. Үпкәсенә суык тигән. Көн дә килеп компресс ясый башлады. 3-4 көн үтте микән, әнәй дә чирләп, Әкәми Кәрәмие ат белән әнәйне алып кайтып куйган. Мин суга киткән идем. Айнып та өлгермәгән Шарифҗан Фаткияттәйгә  кергән,  әнәй үлә дип. Фаткияттәй бу саташып кергән дип уйласа да, барыбер кергән инде. Саша белән Шура апа бездә иде инде. Бик озак икәүләп ятсалар да, шәфкать ияләре терелттеләр, Аллага шөкер. Алар рәхмәт ияләре дә әле. Аннан фәрештәгә тиңләрлек Шәмсия апа килде. Уйлап карыйк әле, ничек авыр хәлдә ятсалар да, больницага салмадылар, үзләре терелттеләр. Чөнки алар чын күңелләреннән башкардылар үз эшләрен, мең рәхмәт. Аларга нинди генә рәхмәт әйтсәң дә аз булыр .

         Авылның бер башыннан икенче башына, көнме-төнме, кар, яңгыр, җил-буран булуына карамастан , хәтта таш яуса да килеп җитәрләр иде. Чөнки алар чын шәфкать ияләре.Бакыйларга хәер-дога булсын.Шәмсия апага таза озын, хөрмәтле, бәхетле гомер телим.

         Мин язып үткән шәфкать  ияләре укып чыкканнар, ә менә мин язасы әби бер җирдә дә укымаган. Кемнең аягы, кемнең кулы, кабыргасы сына, сөякләре урыныннан кузгала, һәрберсе Шәрәпи әбигә йөрде. Аллаһның рәхмәтле кешесе иде,урыны оҗмахта булсын. Шарифҗанга 4-5 яшьләр, инештә боз каткан. Мулламехәмәт белән коньки шуарга төшкәннәр. Инеш ага торган урын катмаган, сикереп чыкканда егылып Шәрифҗан аягын сындырган. Әнәй Шәрәпи әбигә алып төшкәч кабыклар белән урап җибәрде. Күпме яткандыр, хәтердә түгел, шул көннән әнәй аш итсә дә Шәрәпи әбине чакыртты ашка.

    Менә мин һәрчак уйлыйм, ничек итеп бәхилләттеләр икән бу яхшы кешеләрне?! РӘХМӘТ беләндер инде. Урыннары оҗмахның түрендә булсын барчасының. Безнең рәхмәтләр аларның балаларына, оныкларына меңе белән кайтсын да, гомергә рәхәттә яшәсеннәр дигән теләктә калам! Аларның исемнәре танылганнар белән булмаса да, иткән игелекләре  сугыш чоры балаларының йөрәгендә мәңгегә сакланачак. Минем бу язмам да Бәзәкәм тарихында калачак, алдагы буыннар өчен дип уйлыйм.

    Укучыларым, сезгә алдан ук рәхмәтемне белдерәм!

         Бик күп рәхмәт вакытын да, көчен дә кызганмыйча минем язмаларны эшкәртеп сайтка куярга әзерләгән Фәния сеңлем Бәшәровага!

    Фәния Латыйпова(Кәримова)

    Красноярск крае,  Железногорск шәһәре. 2023 елның апреле.

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться