• Новости

    Мехаматнур Назметдинов. Сабан туе!

    Сабан туе.

    Сабан туе бүген Бәзәкәдә,

    Бөтен халык бүген урамда.

    Уен-көлке, матур җырлар белән,

    Кайный халык бүген мәйданда.

    Сөлек кебек атлар чабып килә,

    Сабан-туйның иң зур мизгеле.

    Тетри җаннар чабышларга карап,

    Кем беренче булыр билгеле.

    Авыл аксакалы Корьән белән,

    Ачты бүген сабан-туйларын.

    Моңлы тальян-гармун тавышлары,

    Сыздырып үтте инеш буйларын.

    Туры, кыек баганага менү,

    Җиңел түгел, сорый сабырлык.

    Нык егетлэр, кыю ирләребез,

    Булдырырлар, булсын батырлык.

    Чүлмәк вату, герләр күтәрүдә,

    Яшьләребез бер дә сынатмас.

    Зур кырларда сабан батырлары,

    Тирен түкте, дәрте үзгәрмәс.

    Кыр батыры мәйдан уртасында,

    Кызыл тасма бизи күкрәген.

    Тире җиргә тамса була уңыш,

    Куллар чабып бирә бүләген.

    Бөтен халык мәйданнарга карап,

    Көрәштерә батыр ирләрне.

    Зур буләккә алар лаек бүген,

    Кайсы алыр җиңеп тәкәне?

    Гөрли мәйдан кояш нурларында,

    Бу халкымның иң зур бәйрәме.

    Ямьле булсын сабан-туйларыбыз,

    Бар халыкка булсын сәламе.

    Мехаматнур Нәҗметдинов. 6 июнь 2023 ел.









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться