• Новости

    Сабантуйга ашкына кунел

    Сабан туйга ашкына күңел 

         Хөрмәтле авылдашларым, туганнарым, дусларым, сабан туйны сагынып кайткан кунаклар! Барыгызны да халкыбызның милли бәйрәме сабан туе белән котлыймын! Көннәр аяз булсын, кояш үзенең җылы нурларын сезгә сибеп торсын, әкрен генә йомшак җил дә исеп куйсын. Бергә-бергә шат күңел белән, бәхетле елмаеп, сабан туен үткәрүегезне чын күңелемнән изге теләктә калам. Һәрбер кеше бу көнне ашкынып көтә.

         Мин үзем 1960 елдан бирле читтә яшәсәм дә, төрле юллар белән сәбәпләр табып, 15 көнлек ялымда сабан туена ашкына торган идем. Хәзерге вакытта 2 тәүлекле юлны 4 тәүлек буена кыенлыклар, газаплар чигеп кайтсам да, капкадан керүгә әнәй: “Кайттыңмы, кызым?”,- дип кочаклап алса, барсы да онытыла торган иде. Июнь ае, иртә таң ата. Кояш нурында иркәләнеп, назланып ятасың.

         Менә Кадыйр Сибгатуллинның “Туган йортта” дигән шигыре нәкъ безнең өчен язылган дип уйларсың инде. Сайтны укучылар, бу шигырьне мин сезгә дә җибәрергә уйладым.

    Туган йортта

    Таң ата. Керә яңа көн-

    ачылган тәрәзәләр.

    Таңга манылган пәрдәләр

    шул таңнар кебек зәңгәр.

     

    Бөркелеп керә җаныма

    сулышы иртәләрнең.

    Беренче ка т тоям кебек

    җилләрнең иркәләвен.

     

    Гомергә җитәр шикелле

    тирән итеп суласам.

    Мин бәхетсез булыр идем

    әгәр монда тумасам.

     

    Йоклап буламы бу чакта?

    Йокылар күптән туйган.

    ...Алмагачы ботагына

    ике кош килеп кунган.

     

    Сайрыйлар. Инде суламыйм:

    берәрсе ялгышыр күк.

    Монда һәр кошның тавышы

    сандугач тавышы күк.

     

    Карап ятам тәрәзәдән

    чиясен, миләшләрен...

    Беренче кат ишетәм күк

    яфраклар сөйлшкәнен.

     

    Гомеремнең хозурлыгы

    бары тик монда гына.

    ...Өр-яңадан туып ятам

    Туган як моңнарыннан.

     

    Гомергә киткән түгел мин,

    кайтырга киткән кеше.

    Юатам сабыр күңелне:

    азмыни минем ише?

     

    Заманалар алып киткән.

    Очрап куя якташлар.

    Мин әйләнеп бер кайтырмын,

    алар инде кайтмаслар.

     

         Соңгы куплеты гына борчып куя, якташлар кебек без дә әйләнеп кайта алмабыз инде. Бер яктан уйлаганда картайдык, икенче яктан газиз балабызны ничек калдырып китәргә инде? Аллаһы Тәгаләнең куены кайда да бер диелгән бит.

         Тормыш дәвам итә! Без һәрвакыт авылыбыз белән сайт аша элемтәдә. Авылыбыз белән бергә яшәгән кебек. Рәхмәт барыгызга да! Бәйрәм белән, авылдышлар!

     

    Фәния Латыйпова (Кәримова). Красноярск крае, Железногорск шәһәре. 2023 ел, июнь









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться