• Новости

    Гибадуллин/Губайдуллин Зиннур- участник первой мировой войны

    Губайдуллин/Гибадуллин Зиннур-участник первой мировой войны

         Архив документларында Салагыш волостеның Безаки авылында туган «Глузавули Дзингур» (документта шулай язылган. Бу Губайдуллин яисә Гибадуллин Зиннур буладыр инде) Ставрополь шәһәрендәге (губерния шәһәре) 5-нче госпитальдән 1915 елның 17 октябрендә юллама ала “домой для поправления здоровья на 3 месяца”- ул туган якларына кайтып китә. Шуннан соң ул тагын фронтка кайткан булырга тиеш. Ләкин архивларда аңа кагылышлы бүтән бер генә документ та табып булмады. Димәк, ул пленга төшмәгән, хәбәрсез югалмаган һәм һәлак булмаган (мондый фактлар ул вакытта бик төгәл исәпкә алынып документларга теркәлеп барган).

         Исем-фамилиясен бик үк төгәл белә алмасак та, Губайдуллин/ Гибадуллин Зиннур абзый безнең авылдаш буларак беренче бөтендөнья сугышында катнашкан бәзәкәлеләр исемлегенә кертелде. Әле бәлки кемдер үзенең бабасын да таныр бу солдатта?

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться