• Новости

    Сабантуй-2023: ат чабышлары

    Сабантуй-2023: ат чабышлары нәтиҗәләре

         Бүген 2023 елгы сабантуй ат чабышына нәтиҗә ясап, бәйрәмне матур итеп уздырырга үзләренең өлешләрен керткән якташларга, авылдашларга рәхмәт сүзләре әйтеп китәсе килә. Болар авыл җирлеге башлыгы Илмир Кәшәфетдинов, Раиф Хикматов- баш судья, Ясминур Гиззатуллина- ат чабышының алыштыргысыз комментаторы, Роберт Шаймехәмәтов традиция буенча фуралардан трибуналар ясап куйды .

         Атларны тәрбияләү, соңыннан аларның чабышына авылдашларны, сабантуй кунакларын сокландыру бик күп чыгымнар һәм атларга мәхәббәт  сорый. Рәхмәт барлык ат хуҗаларына безнең сабантуйны олылап, атларыгызны безгә алып килгән өчен! Рәхмәт безнең жокейларыбызга-алар бит безне матур итеп чабулары белән шатландыру өчен ел дәвамында әзерләнделәр. Беркемгә дә сер түгел, сабантуйга матур атлар, җайдаклар килсен өчен, аның бүләкләре дә саллы булырга тиеш. Ә инде бу эшне киң күңелле, авылыбызны, ат чабышын чын күңелдән яратучы иганәчеләрдән башка ерып чыгып булмый. Алда әйтелгән барлык булышчыларыбыз белән сезне бераз соңрак таныштырып китәрмен. Хәзер ат чабышы нәтиҗәләре белән таныштырып китәм.

          Ат чабышлары быел да 2 номинациядә үтте:

         “Бәзәкә атлары” номинациясе:

    1 урын: жокей Тазиев Мансур “Авангард” исемле атта. Ат хуҗасы- КФХ Тазиевлар. “Талтиннар” нәселе исемендәге приз- 15 000 сумлык сертификат (иганәчеләре- Кәлимуллиннар гаиләсе);

    2 урын: жокей Ефимов Сергей “Эскадро” исемле атта. Ат хуҗасы- Ефимов С.А. Бөек Ватан сугышында башын салган авылдашыбыз, “За боевые заслуги” медале кавалеры Кәримов Гәлиәхмәт Әхмәтҗан улы исемендәге приз- 10 000 сумлык сертификат (иганәчеләре- Әхмәтгали һәм Фәния Латыйповалар, Железногорск шәһәре);

    3 урын: жокей Сорокин Петр “Красотка” исемле атта. Ат хуҗасы- Сорокин Петр. Авылыбызның почетлы гражданины, шагыйрь Марсель Гыйлфан улы Гыймазетдинов исемендәге приз- 5 000  сумлык сертификат (иганәчесе- Марсель абыйның улы Марат Гыймазетдинов)

    4 урын: жокей Султанова Фәнисә “Буян” исемле атта. Ат хуҗасы- Минешаехова Фәридә. Марсель абыйның апасы Римма Гыйлфан кызы Гыймазетдинова исемендәге приз- 3 000 сумлык сертификат (иганәчесе- Римма апаның кызы Лилия Рәшит кызы Мөнирова). Шулай ук бу чабышта соңгы килгән атка авылыбызның мәчет шурасы татар халкының борынгыдан килгән традицияләрен дәвам итеп, махсус приз- одеяло бүләк итте.

          “Кунак атлары” номинациясе:

    1 урын: жокей Тазиев Мансур “Сонька” исемле атта. Ат хуҗасы- КФХ Тазиевлар (Менделеевск районы, Ык Тамагы). Бөек Ватан сугышы һәм данлыклы 112-нче гвардия Башкорт кавалерия дивизиясе ветераны, 3 дәрәҗә Дан ордены һәм “За отвагу” медале кавалеры Гимазетдинов Хәмәт Гимади улы исемендәге приз- 15 000 сумлык сертификат. (иганәчесе- Россиянең Һәм Татарстанның атказанган төзүчесе, Яр Чаллы шәһәренең Почетлы гражданины, “Подряд” фирмасының генераль директоры Гимазетдинов Мөнәвир Хәмәт улы)

    2 урын: жокей Тазиев Марат “Драйв” исемле атта (Менделеевск районы, Ык Тамагы). Ат хуҗасы- КФХ Тазиевлар. Бәзәкәдә гомер буе ат чабышларында катнашкан авылдашыбыз Насыйров Нәкип Миннәхмәт улы исемендәге приз- 10 000 сумлык сертификат (иганәчесе- Нәҗмиевлар гаиләсе).

    3 урын: жокей Валиев Илһам “Йолдыз” исемле атта. Ат хуҗасы- Валиев Нургали (Менделеевск районы, Турай). Бәзәкә егете, Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое исеменә тәгъдим ителгән, Кызыл Байрак ордены, Югославиянең 2 дәрәҗә “Партизанская звезда” ордены һәм “За отвагу” медале кавалеры офицер- танкист Гильфанов Муллаян Биктимер улы исемендәге приз- 5 000 сумлык сертификат (иганәчесе- Шакиров Рәфиснур Хаҗи улы);

    4 урын: жокей Узоков Нореддин “Миләүшә” исемле атта. Ат хуҗасы Миннешаехов Фәрит. Сугышта хәбәрсез югалган Идаев Минһаҗетдин Гайнетдин улы исемендәге приз- 3 000 сумлык сертификат (иганәчесе- Гайнетдинов Минегали Гиляҗетдин улы). Бу соңгы килгән атка да авылыбызның мәчет шурасы татар халкының борынгыдан килгән традицияләрен дәвам итеп, махсус приз- одеяло  бүләк итте.

         Ат чабышларын уздыруга үз хезмәтләрен керткән барлык якташларга тагын бер кат зур рәхмәтемне әйтәсем килә.

        Әйдәгез әле, якташлар, алдагы елларда да сабантуйларны, ат чабышларын шулай үк гөрләтеп, матур итеп үткәрик!                   

     

                  Ат чабышын оештыру комитеты рәисе Рәфиснур Тазиев

     

    все фото сабантуй

    выражаем благодарность Рахиле Мирзаяновой за представленные фотографии сабантуя

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться