• Новости

    Сабантуй. Традициялэр саклана

         Авылыбызда шушы көннәрдә гөрләп үткән Сабантуй бәйрәме әле һаман да колакларда шаулап, матур хәтирәләрне искә төшереп тора. Бәйрәмнәр кайбер кытыршылыкларсыз үтми инде ул. Аларның күбесен бәйрәмне оештыручылар гына күрә. Ә менә матур якларын барлык кунаклар һәм катнашучылар күрә алды. Беренчедән, авылыбыздагы зур бәйрәмне олылып, Бәзәкә сабантуенда район башлыгы Радмир Илдар улы Беляев катнашты. Рәхмәт аңа барлык авылдашлар, кунаклар исеменнән!

         Традиция буенча борынгы заманнардан ук сабантуйларны оештыруда бөтен авыл катнашкан: кемдер тастымал чигеп әзерләнгән, кемдер батырга дип тәкә үстергән, кемдер йомыркалар бүләк иткән. Быел да авыл халкы һәрберсе көченнән килгәнчә сабантуйны әзерләргә булышты. Бик матур итеп, атларга утырып, гармун уйнап бүләкләр җыйдылар. Авылыбызның тынгысыз күңелле егетләре сабантуйда матур итеп төрле уеннар оештырдылар. Бертуган Таҗиевлар инде өченче дистә ел күрше авыллардан атлар җыеп “Авыл атлары” һәм “Кунак атлары” номинацияләрендә ат чабышлары үткәрәләр. Кемнәр генә сокланып карамый бу матур атларның чабуын?! Әтисе Ибрагим Миндар улы Галимовның матур традицияләрен дәвам итеп аның кече улы Азат Галимов Бәзәкә сабантуенда Татарстанның эстрада йолдызы, халык артисты Салават Фатхетдиновның чыгышының иганәчесе булды. Шулай ук ул татарча көрәштә беренче урынны алган егеткә әтисе Ибрагим Миндар улы исемендәге олы призларны тапшырды.

         Шулай авыл белән бергәләп көч куйганга күрә бәйрәм шаулап-гөрләп бик матур булып үтте. Рәхмәт бу бәйрәмне матур итеп үткәрергә үз көчләрен куйган барлык авылдашларга! Алдагы елларда да шулай бергә булып, бердәм булып, авылдашларны, кунакларны, туганнарны, балаларны, оныкларны шатландырып, сабантуйларны истә калырлык матур итеп үткәрик!

    сабантуй









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться