• Новости

    Кунел жылысына урелеп

    Күңел җылысына үрелеп

         Россия Президенты Владимир Путин 2022 елда яңа бәйрәм – Халык сәнгате һөнәрләре көнен гамәлгә кую турындагы боерыкка имза куйды. Һәм беренче тапкыр бу бәйрәм 2023 елның 18 июнендә билгеләп үтелде.

         Бәзәкә китапханәсендә бу көнне берюлы өч төрле һөнәр буенча “Күңел җылысына үрелеп” дип исемләнгән осталык  дәресләре үтте. 

         Дәресләр башланганчы китапханәче катнашучыларны “Милли бизәкләрдә татар рухы” дип исемләнгән күргәзмә белән таныштырды. Әлеге күргәзмәдә авылның уңган апалары тукыган тастымаллар, чиккән кулъяулыклар, ашъяулыклар, сөлгеләр һәм темага кагылышлы әдәбият урын алган иде. Шунысы куанычлы, бу кадерле ядкәрләр бәзәкәлеләрнең моннан бер гасыр элек тә (чөнки суккан тастымалларга якынча бер гасырдан артык вакыт үткән), бүген дә кул эшләрен, хезмәтне, сәнгатъне берүк дәрәҗәдә яратып башкаруын дәлилли.

         Осталык дәресләре алдыннан осталар – Сабитова Роза апа, Плотникова Мәсгүдә апа, Минегулов Фәрит үзләре белән кыскача таныштырып үттеләр, яраткан шөгыльләренең нечкәлекләре, үзләре генә белгән серләре белән уртаклаштылар. Татарстанның Мөслим районында туып үскән  Роза апаның күңеле кечкенәдән кул эшләренә тартылган. Чигү, тегү эшен бик яратып башкарган ул. Бүгенге чарага алып килгән, зәвык белән чигелгән картиналары, шәмаиле дә һәркемдә соклану уятты.

         Бүгенге көндә синтетек материалдан  кәрҗиннәр үрү остасы Фәрит бу шөгыльгә көтмәгәндә килгән. Ләкин, бүгенге көндә шулкадәр остарган ул, инде гөмбә, җиләк, чикләвек һ.б урман байлыкларын җыярга аерым зурлыктагы кәрҗиннәр генә түгел, табигатькә ял итәргә чыгу өчен   төрле формадагы уңайлы  сумкалар, җиләк-җимешләр өчен зәвыклы вазалар, хәтта(!!)  чабата да үрә икән. (Чабатаны бер авылдашыбыз ландшафтный дизайн өчен кирәк дип алып та китте).

         Мәсгүдә апа матурлыкны күрә, тоя, тудыра белә торган кеше икәнен авылдашлар инде белә. Ул чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнә. 1-2 ел элек кенә ул интернет аша талчыбыктан агач ясау белән кызыксынып киткән. Бу шөгыль аны тулаем җәлеп иткән. Бүгенге чарага ул үз куллары белән ясаган композицияләрен алып килде. Аның  фантазиягә бай күңеленә монда эш, әлбәттә,  җитәрлек.

         Роза Сабитова осталык дәресен берничә чигү төре - шома чигү, тамбур җөе, сәйлән белән чигү буенча үткәрде. Бәзәкә мәктәбендә, Менделеевск шәһәре балалар бакчасында балаларны кул эшләренә өйрәткән укытучы авылдашлары белән дә бар белгәнен бик теләп уртаклашты.

         Фәрит Минегуловның кәрҗин үрү буенча күрсәткән  дәресе бигрәк тә балаларны җәлеп итте. Осталык өстәлен уратып алган балалар ярдәме белән куллары уйнап торган оста ясалма материалдан  кыска гына вакыт эчендә гаҗәеп төгәл, матур кәрҗинне үреп тә бетерде, эш арасында киңәшләрен дә бирергә өлгерде. Аеруча игътибар белән күзәтеп, булышып торганнарына эшләрен башлап җибәрергә материал да бүләк итеп сөендерде.

          Авылыбыз буйлап аккан инеш буенда берничә төрле тал үскәнен, аларның чыбыклары төрле-төрле төсләрдә булуын безгә үзенең композицияләрен ясау турында осталык дәресе үткәргән Мәсгүдә апа сөйләде. Гади гөл чүлмәкләрендә килешле  үрелгән талчыбыкларга төрле форма биреп ясалган бу композицияләр ишегалдын  бизәр өчен ясала, хәтта якын шәһәрләрдән кафега куярга дип соратып алган кешеләр дә бар икән. 

         Менә шундый  матур шөгыльле, тырыш, оста куллы, хыялларга бай күңелле кешеләр яши авылыбызда. Ә яраткан шөгыль ул беркайчан да ялыктырмый, ул үзенә тартып тора. Әлеге осталык дәресен уздырган авылдашларыма зур рәхмәтләрем. Чарада катнашуларга да аерым рәхмәт.

         Әлеге чарага Бәзәкә мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар да чакырылган иде.  Аларның катнашуы бигрәк тә куандырды.  Чөнки   халкыбызның күп гасырлык милли сәнгать һөнәрләрен, кәсепләрен киләчәккә илтүчеләр нәкъ менә алар бит. 

    Китапханәче Ф.Бәшәрова 

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться