Рәхмәт сезгә, табиблар!
Бу көннәрдә Менделеевскида табиблар көненә багышланган тантаналы чара узды. Менделеевскиның район башлыгы Радмир Беляев, район үзәк хастаханәсенең баш врачы Оксана Бахматова медицина хезмәткәрләрен hөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Алар арасында Бәзәкә авылында 40 елдан артык фельдшер булып эшләгән сәламәтлек саклау hәм хезмәт ветераны, авылның Почетлы гражданины Лутфиева Шәмсия Вагыйз кызы да чакырылды. Безне сәламәтлендергән барлык табибларга һөнәри бәйрәмнәрендә сәламәтлек, бәхетле озын гомер телибез! (июнь 2023)