• Новости

    Сугышчан булэклэр геройларын тапты

    Сугышчан бүләкләр геройларын тапты

         Бәзәкә авылы сабантуенда сугыш елларында бәзкәлеләргә тапшырылмый калган сугышчан бүләкләрне туганнарына тапшырдылар.

    Нуруллин Әхмадиша- 4-нче дәрәҗә Георгий медале кавалеры

         Бәзәкә авылыннан беренче бөтендөнья сугышында катнашкан һәм бүгенге көндә билгеле булган 122 кеше арасында 2 генә кеше хөкүмәт бүләкләренә лаек булганнар. Шуларның берсе авылдашыбыз Нуруллин Әхмәдиша, Варшава шәһәре янында барган каты сугышларда яраланып бик күп госпитальләрдә дәвалана. 1915 елның 4 сентябрендә аны 4-нче дәрәҗә Георгий медале белән бүләкләү турында карар чыга. Әмма бу вакытта Әхмәдиша абзый инде Пермь шәһәрендәге госпитальдә булып, бүләген алмый кала.

         Бүген аның бүләген Нуруллин Әхмәдиша абзыйның күпсанлы гаиләсенә тапшырдылар.

    Әхмәдиша абзыйның килене Галия апа балалары белән бүләкне алалар

     

    Ганиев Габденур Муллахмәт улы- “За отвагу” һәм “2-нче дәрәҗә Ватан сугышы партизанына” медальләре кавалеры

         Бәзәкәдә туып үскән Ганиев Габденур бик бай биография иясе. 20-нче гасыр башында туып ул авылда сатучы, киномеханик, укытучы, авыл советы председателе булып эшләгән. Югары коммунистик мәктәпне тәмамлагач Тәтеш районында укытучы, партия райкомы пропагандисты булып эшли. Шуннан ул 1940 елда Кызыл Армия сафларына алына һәм рота политругы, полкның партбюро секретаре булып хезмәт итә. Бөтен полкы белән чолганышта кала, аннан яраланып чыга. Алга таба миномет ротасының политругы булып билгеләнә. Яман даны чыккан “Харьков котел”ында 1942 елның маенда пленга төшә. Татар-башкорт легионына язылып, 3 айдан соң,  партизаннарга каршы сугышу өчен Белоруссиягә җибәрелә. 1943 елның 23 февралендә  ул үзенең ротасын партизаннарга алып чыга. 1944 елның маенда каты сугышларда Белоруссия урманнарында бөтен отрядлары белән бергә партизан отряды штабы начальнигы Ганиев Габденур Муллахмәт улы да һәлак була.

         Өзлексез сугышлар аркасында ул 2 сугышчан бүләген дә ала алмый кала. Бүген аның туганнары Фәридә һәм Суфия Тухватуллиналар гаиләләренә Габденур абыйның “За отвагу” һәм “2-нче дәрәҗә Ватан сугышы партизанына” медальләрен тапшырдылар. Бу бүләкләрне алар Ижевск шәһәрендә яшәүче Габденур абыйның кызы Римма апага тапшырырлар.

     

    Ганиев Габденур абыйның сеңлесе Факия апаның кызы Фәридә Тухватуллина

     

    Габденур абыйның туганы Суфия Төхватуллина
    (аның ире Рафаил чыннан да фотодагы Габденур абыйга охшаган бит!)

     награжденные боевыми и трудовыми наградами









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться