• Новости

    Губайдуллин Габдулла/Галиулла- участник первой мировой войны

    Губайдуллин Габдулла/Галиулла- участник первой мировой войны

         Гөбәйдуллин Габдулла/Галиулла (исеме төрле документларда төрлечә язылган) Алабуга өязенең Салагыш волостена кергән Бәзәкә авылында 1895 елда дөньяга килгән. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач аны, 20 яше тулган буйдак егетне, солдатка алып 26-нчы Могилев пехота полкына җибәрәләр. 1915 елның 7 сентябрендә Белоруссиядәге Нарочь күле янындагы каты сугышларда Гөбәйдуллин Г. яраланып госпитальгә җибәрелә.

         1915 елның 7 сентябрендәге ярадан төзәлгәннән соң Габдулла/Галиулла абзый 109-нчы Волжск пехота полкына җибәрелә.  Шунда хезмәт иткәндә 1916 елның 21 августында Сморгонь шәһәре янында сугышларда чирләп Мәскәү шәһәренә, ә аннан 1916 елның 2 сентябрендә Казан шәһәрендәге госпитальгә озатыла. Бу госпитальдә Габдулла/Галиулла абзыйны 1916 елның 3 октябрендә “1-я Казанская команда выздоравливающих”ка җибәрәләр. Билгеле инде, шуннан ул тагын сугыш фронтына озатыла.

         1917 елның 13 июнендә Гөбайдуллин Г. өченче тапкыр госпитальгә эләгә: бу юлы ул “Хроническое воспаление правого уха” диагнозы белән Мәскәү шәһәрендәге 1751-нче Андрониевск госпиталендә дәвалана. Шуннан соң ул, революция алды буларак, тагын фронтка киттеме икән, бу турыда архивларда документлар табылмады.  Бу хәл Габдулла/Галиулла абзый сугышта исән калып туган авылына кайту бәхетенә ирешкәндер дигән өмет бирә. Бәлки бу язмадан берәр авылдашыбыз үзенең бабасын танып, аның сугыштан соңгы тормыш юлы белән таныштырып китәр?

    Тулырак

     

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться