Таҗиев Рифнур Хаҗинур улы “Бәзәкә авылы каршындагы хезмәтләре өчен” почетлы знагы кавалеры
Бәзәкә авылы җирлегенең 2023 елның 8 июнендәге карары нигезендә Таҗиев Рифнур Хаҗинур улы күп еллар дәвамында авылыбыздагы төрле чараларның киң күңелле иганәчесе булган өчен “Бәзәкә авылы каршындагы хезмәтләре өчен” почетлы знагы белән бүләкләнде. Традиция буенча бүләкне авыл сабантуенда тапшырдылар. Рифнур Хаҗинур улына алдагы эшләрендә зур уңышлыклар, ныклы сәламәтлек телибез. Кылган изге гамәлләре үзенә, гаиләсенә һәм якыннарына йөз булып кайтсын!