Тормыш
Төрле чагы була:
Тоздан тозлырагы,
Балдан баллырагы –
Тормыш нигъмәтләре.
Вакыт-вакыт чага,
Агу булып ята.
Ә «дус» булганнары -
Чит-ятларга сата.
Бернигә карамый
Тормыш дәвам итә!
Горур торып атла,
Башың тот биектә.
Резедә Шәмсуллина, 2023 ел, июль