• Новости

    Гимазетдинов Мифтахетдин- участник 2-х мировых войн

         Гимазетдинов Мифтахетдин 1897 елда Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында туа. Беренче бөтендөнья сугышы барышында 1916 еллар тирәсендә (ул вакытта армиягә 19 яшьтән дә иртә алмаганнар) аны армия хезмәтенә чакырып 401-нче Карачев пехота полкына җибәрәләр.

         1917 елның 31 октябрендә ул яралана һәм госпитальгә озатыла. Шуннан соң революция дулкыннары нәтиҗәсендә Мифтахетдин абзый инде фронтка кире кайтмыйча, авылыбызга кайта. Тыныч тормышка күчеп ул авылда өйләнә, үзенең гаиләсен кора. Аларның гаиләсендә 6 бала туа: Миннеәхмәт (Гимазетдинов Рәшитнең әтисе), Минебәнәт (Бикмөхәмәтов Шәрифҗан абыйның хатыны) , Шәмсебәнәт (Шакиров Илгизнең әнисе), Галия (Шакиров Хаҗи абыйның хатыны), Фәния (Гайнетдинов Габденур абыйның хатыны), Закир (Алабугада тора).

          Бөек Ватан сугышы башлангач Мифтахетдин абзыйны Бондюг райвоенокоматы 1942 елның 4 февралендә тагын фронтка җибәрә. Аның белән бергә Бәзәкәдән берничә ир-ат китә: Гайнуллин Закир (1897 елгы, 1944 елның 29 мартында 211-нче фронт госпиталендә яралардан үлә. Новгород шәһәрендә күмелә. Гаиләсе сугыш елларында Бәзәкәдән күчеп китә), Гайнуллин Гарифулла (1901 елгы, 1942 елның декабрендә хәбәрсез югала. Хатыны Гайнуллина Камилә, кызы Гәздәбикә- тракторист хатын-кызлар бригадасында эшли), Садыков Мехәмәт (1902 елгы, Казандагы ВППдан башка архивта бүтән документлар табылмады. Мондый хәлләр запас полктан киткән “маршевый рота” юлдан килеп туп-туры сугышка кереп китеп шунда юкка чыккан чакта була). Шулай итеп бу командада киткән 4 бәзәкәледән бары тик Мифтахетдин абзый гына сугыштан исән кайта.

         1942 елның декабрендә Мифтахетдин абзый демобилизацияләнеп авылга кайта. Фронтта авыр яраланганнарны дәваланып бетү өчен 3-4 айга өйләрендә кайтара торган булганнар ул чакта. Ул да авылга шул сәбәп белән кайткандыр, ахрысы. 1943 елның 27 апрелендә Мифтахетдин абзыйны икенче тапкыр фронтка җибәрәләр. Аның белән бергә Бәзәкәдән Хуҗәхмәтов Минәхмәт (1896 елгы. Бу якташыбыз турында информацияне әле яңа гына белдек, аның тормыш юлын ныклап өйрәнгәч “Үлемсез полк” исемлегенә өстәрбез) китә. Алар башта Казандагы “45-я учебная стрелковая дивизия”гә (6-я учебная бригада) юллама алалар. Шуннан инде 2-3 айдан соң марш роталары белән фронтка җибәрәләр.

    Тулырак

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться