• Новости

    Минем игелекле куршелэрем

    Минем игелекле күршеләрем

         Безнең әтәйләр белән капма-каршы Әхмәтҗанов Нури бабай белән Гәйшә әби яшәгәннәр. Аларның 6 балалары булган: Гөлчирәттәй, Мәчтүрәттәй, Мулламехәмәт, Хаҗиәхмәт, Миннәхмәт абыйлар һәм иң кече кызлары Нәгыймә апа.

         Бөек Ватан сугышында дүрт балалары  катнашкан (Мулламехәмәт, Хаҗиәхмәт, миннәхмәт һәм Нәгыймә), Мулламехәмәт абый сугыштан кайтмаган.

         Мин азмы-күпме белә башлаган чагында бу йортта Гәйшә әби, Мәчтүрәттәй һәм Вафира апа (Мәчтүрәттәйнең кызы) яшәделәр. Нури бабайның сугышта балалары булуы турында түгел, үзебезнең әтәй булырга тиешлеген дә аңламый идем. Гәйшә әби бик карт, бөкрәеп кенә йөри иде. Мәчтүрәттәйнең ире сугышка кадәр үк үлгән булган. Авыр сугыш елларында, сугыштан соң да, ул барча ирсез хатыннар кебек үк үгез җигеп колхозда эшләде. Кызы Вафира апа урман кисү, торф чыгару, үгез җигеп җир сөрү эшләрендә катнашкан.

         Гәйшә әбигә өйдә үзе генә чакта самовар кайнату, учак ягу тыелганга, “төтенегез чыга, чәй чәсем килә” дип зур заварочный чәйнеген алып безгә керә торган иде. Аның телендә гел “Нәгыймәм” иде. “Нәгыймәм кайда син”,- дип еласа да, күзеннән яше чыкмады. Күрәсең, яше дә кипкән булгандыр инде елап.

         Кызлары Гөлчирә Сабирҗан абай (Мокайлар нәселе) белән Озын Тауда (Тихие Горы) яшәделәр. Сабирҗан абайның бер аягы юк иде. Шулай булса да, ул болын каравылчысы булып эшләгәч, атлары үз ишек алларында булган.

         Бер көнне Гөлчирәттәйнең улы Шарифҗан абай ат арбасына утыртып Нәгыймә апаны, аның ирен, иренең энесен алып кайтты. Семьяда ирләр булмаганга, шулай ук русча белүче дә булмаганга, Шарифҗан абай авыпда калды алар белән. Нәгыймә апа безгә кереп, “Гәйшәҗан”, “Шарифҗанҗан”(монысы минем энекәш) дип елаганы хәтердә. Күрәсең, әнәйне кызгангандыр 4 бала белән калганына, үзе сугышка киткәч туган улы Шарифҗанны күрмәй дә, белмәй дә әтәйнең үлеп китуенә сугышта. Озак итеп сөйләшеп утыралар. “Нәгыймә җаным, ничек син анда барып чыктың да нигә кайтмадың, хат та язмадың”,- дип әнәй сораштыргачтын сөйләп китте. Нәгыймә апа сугышта госпитальдә эшләгәндә нык яраланган егетне салганнар. Нәгыймә апа  аңа нык ярдәм иткән. Шул вакытта танышып, Шамирны комиссовать иткәчтен, Ереванга киткәннәр. Иренең бер аягында протез иде. “Алар мине кайтармады, саклап йөрделәр-кайтса авылына кире килмәс”,-диде Нәгыймә апа. Менә хәзер дә энесен алып кайтты, хәтта балаларымны да алып кайтмадылар. 2 улым, кызым Наринэ бар диде. Хәзер дә балаларын алып кайтса, калыр дип курыкканнар ире белән энесе. Бераз алга китеп язам: мин Чиләбедә яшәгәндә, 1962-63 елларда Вафира апа, Мехәмәтнур абай Шәйхенур уллары белән Нәгыймә апаларга Ереванга бардылар. Исләре китеп сөйләделәр кайткач! 2 этажлы өй, 1-нче этажда Нәгыймәнең клиникасы, шунда ул авыруларны карый, бөтен кеше аңа килә диделәр. Бик яхшы яшиләр, аны бик яраталар дип сөйләделәр.

         Авылга беренче һәм соңгы кайтулары булган кебек, Вафира апалар да бүтән аларга бара алмадылар. Урыннары оҗмахта булсын инде!

         Өч хатын-кыз бергә яшәүләрен дәвам иттеләр Бәзәкәдә. Ә менә Хаҗиәхмәт абай, Шура апа уллары Валера белән Мәскүдән берничә тапкыр кайттылар.

         Гәйшә әби бакыйлыкка күчте, Вафира апа Мехәмәтнур абайга кияүгә чыгып Чиләбегә китте. Мәчтүрәттәй бер үзе калганда, каяндыр Нури бабайны алып кайттылар. Таякка таянып йөри торган бөкрәеп беткән бабай иде инде. Кайткач бабай озак яшәмәде. Мәчтүрәттәй япа-ялгыз калгач, аңа авылга килгән яшь укытучы Фирая апаны (Башаров Рәшит абыйга кияүгә чыкты ул соңрак) торырга керттеләр. Ана белән бала кебек яшәделәр алар.

    1960 елның азакларында Свердловск өлкәсенең Ирбит шәһәреннән Миннәхмәт абай кайтты. Минем сарык фермасында эшләгән чак, чит-чит дип хыялланган вакытлар. Миңа паспорт алып бирә алмаасыңмы дигәч, Миннхмәт абай “Без проблем!”,- диде һәм мине үзе белән алып китте. Менә шул вакытта белдем Нури бабай гомере буе Гәйшә әбисез кайда яшәгәнен. Бер вакытны аларның икесен дә уллары Миннәхмәт үзе янына алып киткән. Гәйшә әби авылны сагынуга чыдай алмагач, аны алып кайтып куйганнар икән. Миннәхмәт абайлар 2 этажлы үз өйләрендә шәһәр читендәрәк күп маллар асрап яшиләр иде. Миннәхмәт абайның эш урыны кечкенә генә өй, почтовый самолетларны каршы ала һәм озатып җибәрә. Эш урынына җәяү генә йөри. Мине дә паспорт алыр өчен икенче районга кечкенә самолетка утыртып җибәрде. Нури бабай аның өендә караучы булып торган инде, утын-печән әзерләшкән. Инде нык картайгач, аны кайтарып куйганнар авылга.

    Мин сайтның “Память” бүлегендә Нури бабайның нигә бер баласы да сугыштан кайтканнар арасында юк дип уйлый торган идем. Шулай бер көнне эзләгәндә, Хаҗиәхмәт абайның Хуҗа дип язылуына тап булдым. Миннәхмәт абай- “Ахметзянов Әхмәт Нуриевич”ны таптым. Мин шул чаклы сөендем, алар бит безгә чит кешеләр түгел иде! Ә Нәгыймә апа кайтканнар арасында булмагачтын, үземнең белгәннәрне язарга уйладым.

    Алар барысы да оҗмах ияләре инде. Бездән хәер-дога барып торсын димен. Балаларының балаларына, оныкларына таза-сау, бәхетле тормыш телимен. Вафира апаның улы Мирзанур белән һәрчак элемтәдә, хәлләрне белеп торуына рәхмәт! Шулай ук мине ерак җирләрдә туган авылым белән бәйләп торган Бәзәкә авылы сайтын алып баручыларга, аның укучыларына рәхмәтемне белдерәм.

     

    Фәния Латыйпова (Кәримова), Красноярск крае, Железногорск шәһәре, 2023 ел, сентябрь

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться