• Новости

    Идрисов Гумар- участник первой мировой войны

    Идрисов Гумар- участник первой мировой войны

         Идрисов Гомәр Вятка губерниясенең Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында туа. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач ул шуннан әле өйләнмәгән егет хәлендә фронтка алынып 272-нче Гдов пехота полкына җибәрелә. Румыния территориясендә Гиоргио-Толгиеш шәһәре янында барган сугышларда 1916 елның 23 октябрендә күптөрле яралар алып аны 1916 елның 22 ноябрендә Саратов шәһәрендәге 4-нче лазаретка салалар. Гомәр абзый лазареттан соң тагын фронтка кайткан булырга мөмкин. Архивларда бүтән аңа кагылышлы документлар (яралану, Һәлак булу, хәбәрсез югалу һ.б.) булмау ул сугыштан исән калган булырга мөмкин дигән өмет бирә. Бәлки соңыннан гражданнар сугышында катнашкан булырга да мөмкин. Ләкин ул вакытта инде бернинди документлар да булмаган. А.Х.Мәхмүтованың “Колыбель моя, Бизяки” китабында китерелгән 1917 һәм 1925 елгы переписьләрдә Идрисов Гомәр исеме юк. Ул яки авылдан күчеп киткәндер, яки гражданнар сугышыннан кайтмагандыр.

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться