• Новости

    Козге бэйрэм - кунел бэйрэме

    Көзге бәйрәм – күңел бәйрәме

     

    Илебез буенча октябрь аеның беренче ункөнлегендә  өлкәннәргә  ихтирам белдерү һәм кайгыртучанлык күрсәтү матур традициягә әйләнде.

    1 октябрь көнне Бәзәкә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Балалар кулы иң җылысы” дигән мәрхәмәтлелек акциясе кысаларында өлкәннәрне урамга чыгып, өйләренә барып балалар белән бергә котладылар, балалар кулы белән эшләнгән гөлләмәләр бүләк иттеләр.

    3 октябрь көнне  Бәзәкә китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә өлкәннәргә  “Көзге бәйрәм – күңел бәйрәме” дигән бәйрәм программасы тәкъдим итте. Чарада катнашучыларны Бәзәкә авыл җирлеге башлыгы Кашафутдинов И.И., Бәзәкә авылы Ветераннар советы рәисе Мөхетдинова Р.Г. котлады. Шулай ук кичәдә өлкәннәргә хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре, оныкларыннан ярату сүзләре, авылдашларыннан хөрмәт, ихтирам сүзләре җиткерелде. Мәдәният йортының “Ялкын” балалар бию төркеме, Бәзәкә мәктәбе укучылары ялкынлы биюләрен бүләк иттеләр. Мәдәният йортын   авылдашларыбыз Ф.Гараев, Г.Хузяхметова, Р.Дождикова, В.Гильмутдинова, В.Хузяхметова, Л.Сипова, “Чишмә” ансамбле чыгышлары җыр-моңга күмде. Китапханәче Ф.Башарова күңелне кузгатырлык шигырьләр укыды һәм кичәне алып барды.

    Кичәгә кунаклар да әзерлек белән килгән иделәр. Укытучы –ветеран Р.Мөхетдинова, иҗат юлына баскан авылдашыбыз  Р.Туктаманова кеше гомере,  өлкәннәргә багышланган  шигырьләр укыдылар, М.Җиһаншина җыр башкарды. Чара чәй табыны янында дәвам итте.

    Авылыбызның хөрмәткә лаек кешеләре – тормыш юлларын авыл тормышы белән бәйләгән өлкәннәр рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр, хезмәттәшләре, чордашлары белән  күрешеп хәл-әхвәл белештеләр. Һәркайсына саулык-сәламәтлек, хәерле гомер насыйп итсен, балаларының игелеген күреп яшәргә язсын.  (1 октябрь 2023)

    библиотека

    клуб









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться