Башарова Фәния: сугыш кырында ятып калган Шайдуллин Гыйззәтулла Шайдулла улы турында истәлекләр
Бу язма әтиемнең сугыш кырында ятып калган иң олы абыйсы Гыйззәтулла Шайдуллин турында. Озак еллар без аның нинди сугыш юллары буенча йөреп, кайда башын салганын да белми яшәдек. Россиянең Оборона Министрлыгы архивларын өйрәнү безгә бу сорауларга җавап табарга ярдәм итте...
Шайдуллин Гыйззәтулла Әгерҗе районының Бетсемәс авылында 1911 елда туа. Бөек Ватан сугышы башлангач, аны бер төркем әгерҗелеләр белән бергә 1942 елның 14 мартында хәрби хезмәткә чакырып, Татарстанның Зеленодольск шәһәрендәге 3-нче номерлы хәрби заводка җибәрәләр.
Әмма 3-нче заводта Гыйззәтулла абзыйга озак эшләргә туры килми. Шул вакытта фронтта бронетехника һәм автотехника җитмәү сәбәпле, Казандагы 20-нче запас укчы бригадада ашыгыч рәвештә чаңгычылар батальоннары (лыжные батальоны) оештыру башлана. Чаңгычылар батальоннары 1941 елның кышында Мәскәү янындагы сугышларда немец гаскәрләре тылларына кыю рейдлар ясап үзләрен бик тә эффектив сугышчан көч итеп күрсәтәләр. Бу батальоннарга 35 яшькә кадәр булган, физик яктан көчле солдатларны җыялар. Гыйззәтулла абзыйны да 1942 елның 5 маенда Татоблвоенкомат Зеленодольскидагы 3-нче заводтан чакыртып алып 20-нче запас укчы бригадага кергән 16-нчы запас чаңгычылар полкына җибәрә. Чаңгычылар батальонында солдатларны 3 айга кадәр әзерләп, маршевый роталар составында фронтка озаталар. Димәк, 1942 елның август башларында Гыйззәтулла абзый да фронтка киткән булырга тиеш.
Фронтка килеп җитү белән Гыйззәтулла абзыйның часте Мәскәү тирәсендә барган каты сугышларда катнаша. Чаңгычылар батальоннарын еш кына дошман тылына рейдларга җибәрәләр. Шуңа күрә дә инде ул хат та яза алмагандыр яисә язган хатлары ППС лары (полевая почтовая станция) белән бергә сугыш ялкыннарында юкка чыккандыр. Тарихи документлар күрсәтүе буенча чаңгычылар батальоннары зур уңышларга да ирешәләр һәм шулай ук башкалар белән чагыштырганда солдатларын да күбрәк югалталар.
Сугыштан соң 1946-47 елларда илдәге барлык район военкоматлары сугыштан кайтмаган солдатлар турында туганнары аша мәгълүмәтләр җыя. Шул вакытта Гыйззатулла абзыйны да, хатлары булмагач, Әгерҗе военкоматы 1944 елда хәбәрсез югалды дип язып куя.
Шайдуллин Гыйззәтулла абыйның хатыны Шайдуллина Зәкия Шәйдәүләт кызы (1913) сугыш елларында һәм сугыштан соң ТАССР ның Әгерҗе районы Бетсемәс авылында яши, “Кызыл маяк” колхозында эшли. Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда эшкә батыр Зәкия апаны салам өйгәндә эскертне тигез очлый дип гел өскә куялар. Бервакыт шуннан егылып төшеп ул гарип кала. Уллары үскәч Түбән Көчек (Нижнее Кучуково) авылына күченәләр. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда яши. 1998 елда вафат, Түбән Көчек авылы зиратына җирләнгән.
Олы улы Гиззатуллин Гыйльмулла Гыйззәтулла улы (1938) 8 еллык мәктәпне бетергәч Әгерҗе шәһәренә китеп урнаша, гомере буе шунда яши, хатыны белән 3 бала үстерәләр: Равиль, Равилә, Рафис. Бүгенге көндә вафат. Равилә белән Рафис бүгенге көндә Әгерҗе шәһәрендә яшиләр, Равиль вафат.
Кече улы Шайдуллин Мөдәрис Гыйззәтулла улы (1940) гомере буе авылда яши, “Родина” колхозында эшли. Башта шофер булып эшли, аннары хатыны Гөлсәрия белән терлекчелектә хезмәт куялар. Ул осеменатор булып эшләгән чорда колхоз югары нәтиҗәләргә ирешә, мактаулы колхозчы була. Балалары булмады. Бүгенге көндә вафат.