• Новости

    Исламов Шамсе-участник первой мировой войны

    Исламов Шамсе-участник первой мировой войны

    Исламов Шамгай (Шамсе?) 1880 елда Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында туа. Беренче Бөтендөнья сугышы башлангач инде гаиләсе булган Шамсе абзыйны сугышка алалар. Ул 321-нче Ока пехота полкына юллама ала. 1916 елның 17 сентябрендә аны, дизентерия белә авыргач,  Мәскәү шәһәрендәге №90 шәһәр госпиталенә салалар. Шуннан башка архив документларында да, А.Х.Мәхмүтованың “Колыбель моя, Бизяки” китабында да Исламов Шамсегә кагылышлы берни дә табып булмады. Армия архивларында аның турында бүтән документлар булмау безгә Шамсе абзый исән-имин килеш сугыштан кайта алгандыр дигән өмет бирә. Ә китапта аның турында документлар таба алмавыбыз ул вакытта исем-фамилияләр бик еш кына төрлечә язылуы яисә Шамсе абзый авылыбыздан күчеп китүе аркасында булуы мөмкин.

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться