• Новости

    Башарова Фания: Шайдуллин Галимулла Шайдулла улы «За отвагу» медале кавалеры!

    Башарова Фәния: Шайдуллин Галимулла Шайдулла улы «За отвагу» медале кавалеры

        Минем әтиемнең энесе Шайдуллин Галимулла Шайдулла улы 7 ел хәрби хезмәттә булып, Бөек Ватан сугышының беренче көненнән соңгысына кадәр сугыш юллары буенча йөреп, 1946 елда туган авылына кайту бәхетенә ирешә. Күптән түгел аның сугышчан юлларын ачыклап, бөтен Шайдуллиннар нәселен таныштырып чыктык. Бу язманы белән сайт укучылырын да таныштырып китәргә булдык.

         Шайдуллин Галимулла Хайбулла улы 1919 елда Әгерҗе районының Бетсемяс (Көчек) авылында туа. 20 яшь тулгач 1939 елны аны хәрби хезмәткә алып НКВДның Воронеж шәһәрендә дислокацияләнгән 125-нче укчы полкына җибәрәләр. Ул шунда хәрби присяга бирә һәм сугышны да шунда каршылый. Бу полкта ул укчы булып 1942 елның августына кадәр хезмәт итә.

       29 марта-15 июня 1943 года полк в составе Сухумской дивизии принял участие в боях по прорыву «Голубой линии» в низовьях реки Кубань, где вывел из строя 620 гитлеровцев, две артбатареи, 6 миномётных батарей, два дота, 11 дзотов, 7 ротных районов обороны. За те бои 375 военнослужащих полка были награждены: орденом Ленина – 2; орденом Красного Знамени – 23; орденом Красной Звезды – 73; орденом Отечественной войны l степени – 7; орденом Отечественной войны ll степени – 9; медалью «За отвагу» – 150 (среди награжденных этой медалью был и ефрейтор Шайдуллин Г.З.); медалью «За боевые заслуги» – 112 человек.

    В приказе №11/н от 11 июня 1943 года по 266-му стрелковому полку Сухумской дивизии Внутренних войск НКВД, подписанным командиром полка подполковником Захарченко написано: «От имени Президиума Верховного Совета СССР награждаю медалью «За отвагу» минометчика роты минометчиков красноармейца Шайдуллина Галимуллу Шайдулловича за то, что он во время боевых действий под высотами 121.4; 103.3 и под хутором Садовый проявил себя стойким защитником нашей Родины в борьбе с немецкими оккупантами. Под огнем противника бесперебойно доставлял мины для своего расчета, чем самым обеспечивал беспрерывный огонь наших минометов по врагу, принимал активное участие в наблюдении за противником.»

        1946 елның ноябрендә Шайдуллин Галимулла 7 елга сузылган хәрби хезмәтен тәмамлап, күкрәгенә “За отвагу” һәм “За победу над Германией” медальләре тагып туган авылына кайтып төшә. Шулай итеп 27 яшьлек егетнең тыныч тормышы башлана. Күрше авылның матур кызы Мәдинәгә өйләнә, гаиләләрендә 3 бала дөньяга килә: Фәридә (1952 ел), Сәлимулла (1954 ел), Мәүлидә (1957 ел). Үзе хуҗалык эшләрен башкаручы булып мәктәптә, сельпода эшли, соңыннан “Родина” колхозында төрле эшләр башкара.

     “7 елга сузылган шушы хезмәттән  әти утны-суны кичеп исән кайта. Кышкы озын кичләрдә, күрше-күлән белән җыелышып кич утырганда еш кына сугышта булган төрле вакыйгалар турында сөйли, сугышчан дусларын искә ала иде.  Җиңү көне уңаеннан оештырылган митингларга бик теләп йөрде, үзенең Бөек Ватан сугышы  ветераны булуы белән горурлана иде. Сугыш бит ул, әлбәттә, анда әти авырлыклар күргәндер, дусларын югалтып җаны яралангандыр,  ләкин аның бервакытта да зарланганы булмады.  Ул сугышны ничек бар, шулай кабул итте. Башыннан ахырына кадәр, (әле хәтта сугыш тәмамланганнан соң да) фронт юлларын үткән Солдат буларак,   Җиңүгә бары тик шушы михнәтләр аша гына ирешеп булганын аңлагандыр ул, минем уйлавымча”, дип сөйли кызы Мәүлидә.  

    Галимулла абзый 1985 елда Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан 2 дәрәҗәле Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

     31.12.1998 елда Галимулла абзый бакыйлыкка күчә. Түбән Көчек авылында җирләнгән.

    Тулырак

     

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться