• Новости

    Исхаков Мингазетдин Гайнетдинович-участник первой мировой войны

         Исхаков Мингазетдин Гайнетдин улы 1891 елда Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында туа. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач инде үзенең гаиләсен корган, балыкчы булып көн күргән Мингазетдин абзыйны сугышка алалар. 1916 елның 5 августында Украинаның Волынск өлкәсендәге “Червище плацдармы”нда барган сугышларда ул снаряд кыерчыгы белән яраланып Орел өлкәсендәге 18-нче госпитальгә җибәрелә. Шуннан башка архивларда аңа кагылышлы бүтән документлар табылмады (яраланган, хәбәрсез югалган, һәлак булган һ.б.). Димәк, сугыштан Мингазетдин абзый исән калгандыр дигән өмет бирә бу безгә. А.Х.Мәхмүтованың “Колыбель моя, Бизяки” китабында 1917 елгы переписьта Исхаков Гайнетдин турында информация бар (493 бит, п.302): бу 70 яшьлек бабай Мингазетдин абзыйның әтисе булырга тиеш (30 яшьлек улы барлыгы күрсәтелгән. Ул вакытта мондый язмаларны йорт хуҗасы әйтүе буенча язганнар, шуңа күрә яше буенча бераз ялгыш булырга мөмкин). Ә 1925 елгы переписьта инде Гайнетдин бабай турында да, Мингазетдин абзый турында да бер сүз дә язылмаган. Аның алга таба язмышын бу язманы укыган оныклары һәм оныкчыклары гына безгә ачыклап бирә алыр иде...

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться